ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 ноябрь 2019, 12:14

Сак булыйк без юлда!

Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре.Инспекция начальнигы Радим Газизов белдерүенчә,
мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен ,караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар яки фликерлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентка җәяүлене бәрдерү очрагын киметә.Шушы юл кагыйдәсен үтәмәү сәбәпле,күптән түгел район җирлегендә ике юл фаҗигасе теркәлгән.
Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене шоферлар фара яктысы астында 25 – 30 метрдан күрсә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент беркетелгән җәяүлене алар 130 – 140 метр арадан күрә ала. Караңгы вакытта автомобиль юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләргә хәзер яктылык кайтаручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Болай булмаган очракта 500 сум күләмендә административ штраф салу закон белән каралган. Яктырткыч элемент юл билгесе принцибы белән эшли. Мондый элементлар киемгә, велосипедларга, коляскаларга беркетелә һәм җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында автомобиль фаралары утында күрергә ярдәм итәчәк.
Мондый элементлар сатуда булган әзер киемнәрдә, сумкаларда да була, шулай ук аларны Чакмагышта автомобильләргә запас частьлары һәм башка вак-төяк әйберләр сатылган кибетләрдән сатып алырга мөмкин. Аларның күп төрләре һәм төсләре бар.
Хөрмәтле райондашлар!
Яктылык кайтаручы элементларның кирәклеген һәркем аңласа иде. Юлларда сак булыйк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйк, бер – беребезне хөрмәт итик!
Читайте нас: