ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2019, 19:04

Уңыш мул булгач, бәйрәм итүе дә күңелле

Бүген район мәдәният йортында басу һәм ферма эшчәннәре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләре, район һәм республиканың азык – төлек муллыгын булдыручылар җыелды. Һәм бу буш сүзләр түгел: чакмагышлыларның уртак күмәчкә керткән өлеше- иң саллысы. Уңдырышлылык һәм тулаем иген җыю буенча республикада беренче һәм икенче урынны биләп торуыбыз белән горурланабыз. Бәйрәм тантанасы районыбыз турында төшерелгән видеофильм караудан башланды , ә тук башаклар көлтәсе һәм яңа уңыштан пешерелгән икмәк бәйрәмне олылап сәхнә түреннән урын алды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.”Көндәлек хезмәтегез,рух күтәренкелеге,туган җиргә булган хөрмәт хисләрегез өчен ихлас рәхмәтне кабул итегез.Районның уңышы-ул сезнең һәм көчләрен ,вакытларын кызганмаган халыкны сыйфатлы ризык белән тәэмин итүчеләрнең ,шулай ук безнең хөрмәтле ветераннарыбызның хезмәте. Сәламәтлек,җитешлек һәм гаиләләрегездә иминлек телим!” – диде Реканс Фанил улы.
(Бу хакта тулы материал бүлек мөдире Рузилә Әмирханова тарафыннан язылды һәм гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә фоторәсемнәр белән дөнья күрәчәк)
Читайте нас: