ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 ноябрь 2019, 16:39

Бүләк ияләре билгеләнде

Алдан вәгъдә итүебезчә, район гәзите белән алдагы елда да дуслыгын дәвам иткән райондашларыбыз арасында бүләкләр уйнатыла башлады. “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты тарафыннан бүленгән призлар үткән атна ахырында үз хуҗаларын тапты. Гәзит-журналларга язылу кампаниясе игълан ителгәч тә вакытны озакка сузмый киләсе елда да йорт-фатирларына район гәзите килүен хәстәрләп, басмабызга язылган 134 әбүнәче арасында беренче отыш җиңүчеләрен даими гәзит укучыбыз — Чакмагыш авылында яшәүче Ринат Миһранов билгеләде. Агымдагы гәзит-журналларга язылу кампаниясенең тәүге җиңүчеләре исемлеге мондый булды:

Чакмагыш авылының В.Галимов урамындагы 5нче йортта яшәүче Р.Тимашев (җиләк-җимеш вазасы);

район үзәгендәге Көнбатыш урамы, 70нче йорт адресы буенча гомер итүче И.Хәбетдинова (салат савытлары җыелмасы);

Яңа Биккенә авылының Яшьлек урамындагы 1а санлы йорт хуҗасы Ф.Сәхипгәрәев (салат савытлары җыелмасы);

район үзәгенең Трактор урамы, 86нчы йорт хуҗабикәсе Ф.Мансурова (чәй сервизы);

Яңа Коты авылының Айкүл урамы, 25нче йорт адресы буенча гомер итүче Г. Музаева (картина);

район үзәгенең Кыр урамындагы 39/2 йортында яшәүче В.Нәбиева (кувшин һәм су стаканнары җыелмасы).

Бу әбүнәчеләребез тиз арада үз бүләкләрен килеп алыр дип көтәбез. Редакциягә килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН таныклыгын да алып килергә онытмасагыз иде.
Читайте нас: