ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 ноябрь 2019, 14:36

Сәламәт тормыш рәвешенә — яшьтән үк

Тәмәкегә, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау һәм “Аек авыл” конкурсы чикләрендә Митрә-Әюп авылы китапханәсендә “Сәламәтлек – ул тормыш” дип исемләнгән әңгәмә-дикуссия үтте. Сөйләшүдә студентлар һәм мәктәп укучылары гына түгел, өлкәнрәк яшьтәге авыл халкы да катнашты.

Китапханәче С.Г. Хәбибуллина тәүдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару, организмның гомум гигиенасы, физик активлык, дөрес туклану, тискәре гадәтләрдән ваз кичү кебек төп төшенчәләр турында сөйләгәннән соң әңгәмәдә катнашучыларны бу җәһәттән китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштырды.

Авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече Э.Р.Әхмәтшина заман яшьләренең зарарлы гадәтләре темасын ачкан чыгышында җәмгыятебез үсешенең әлеге этабында тәмәке тартуны, алкоголизмны һәм наркоманияне профилактикалау буенча киң күләмле эш алып барылуы турында сөйләде.

Фельдшер Нуркаева Л.Р. дискуссиядә катнашучыларның игътибарын кеше сәламәтлеген формалаштыруда физкультура һәм спортның роленә җәлеп итте. Физик күнегүләр буыннарны, кан тамырларын, сулыш алу системасын ныгыта, нерв системасына уңай йогынты ясый.

Катнашучылар игътибарына видеопрезентация да тәкъдим ителде. Анда психотроп матдәләрнең кеше организмына зарарлы йогынтысы медицина белгечләре тарафыннан бәян ителде.

Чара ахырында анда катнашучылар бары тик рухи яктан чиста, сәламәт һәм игелекле тормыш рәвешен алып баручы, башкаларны хөрмәт итүче, шәфкатьле күңелле кешеләр генә җәмгыятькә зур файда китереп, үзләрен һәм тирә-яктагыларны зарарлы гадәтләр хәвефеннән саклап кала ала.
Эльфира Әхмәтшина,

Юмаш авыл Советының яшьләр эшләре буенча белгече.
Читайте нас: