ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 16:54

Алар янә беренче!

Күптән түгел Уфаның химиклар мәдәният сараенда I Халыкара балалар һәм үсмерләр иҗатының «BRILLIANT TALENTS» конкурсы тәмамланды. Балалар һәм үсмерләрне эстетик һәм мәдәни яктан тәрбияләүгә, аларның иң яхшы сыйфатларын ачуга һәм дуслык, үзара аңлашу атмосферасын тудыруга булышлык итүче бу чара ике көн дәвам итте.

Конкурс барышында Уфада сәхнәсендә меңнән артык катнашучы чыгыш ясады. Яңа йолдызчыклар кабынды. Ә безнең тәрбияләнүчеләребез исә иң яхшылары, иң талантлылары һәм креативлары булдылар!

Интернет-конкурста җиңү яулап Гран-при белән бүләкләнгән безнең тәрбияләнүчеләребез бу конкурста бушлай катнашу хокукын алды.

“Модалар театры” номинациясендә Чакмагыш Балалар иҗат үзәгенең “Каприз” мода һәм стиль театрында өстәмә белем бирү педагогы Луиза Фидрат кызы Мифтахова кул астында шөгыльләнүче укучыларыбыз “Агыйделнең кристалл төсе” коллекциясе белән чыгыш ясап, чираттагы тапкыр 1 дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.

Балалар коллективы үзләре теккән киемнәр коллекциясен музыкаль һәм хореографик элементлар белән тәкъдим итте. Ижади эшләрне жюри тәү чиратта костюмнар дизайны, уй-фикер берлеге һәм башкару осталыгы кебек критерийлар буенча бәһалады. Ә жюри составына таләпчән һәм үз эшләрен бар нечкәлекләренә кадәр белә торган абруйлы белгечләр чакырылган иде. Алар – “Happy Kids” халыкара модель агентлыгының Уфа филиалы директоры, кием дизайнеры С.М.Туйкина, “MIRRAL”, бренды дизайнеры һәм җитәкчесе, никах һәм #muslimstyle индустриясе эксперты, дизайнерларының Башкортстан Республикасы буенча баш җитәкчесе Р.Р.Байтимирова, кием дизайнеры, “Жади” дизайнерлык ательесы хуҗабикәсе, үз кием брендын булдыручы О.М.Аникина.

Конкурста катнашучыларның барысына да махсус призлар һәм наградалар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Айгөл Капитонова,

Балалар иҗат үзәгенең педагог-оештыручысы.
Читайте нас: