Чакмагыш беренче мәктәбе быел да “Юннат – 2019” Бөтенрусия һәм республика конкурс – күргәзмәсендә катнашып, уңышларга ирешеп кайтты. Укучылар биредә остазлары белән бергә мәктәпнең укыту – тәҗрибә участогында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен, табигый материаллардан эшләнмәләр, чәчәкләр композициясе, консервланган продукцияләр тәкъдим иттеләр. Мәктәп коллективының бердәм тырышлыгы Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан яхшы бәһаланды. Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан оештырылган тантанада БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәммәтовка җитештерүдә эшчәнлек алып баручы укучы бригадалар хәрәкәтенә булышлык итү, “Юннат – 2019” Бөтенрусия һәм республика конкурсында катнашкан өчен Рәхмәт хатын тапшырды.