ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 ноябрь 2019, 13:25

Спорт ярышларына – гаилә белән

Хәбәр итүебезчә, 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр муниципаль район биләмәсендә тәмәке тартуны, алкогольгә һәм наркотик матдәләргә бәйлелекне кисәтү айлыгы дәвам итә. Әлеге айлык чикләрендә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйгесе үткәрелде.

Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты, Яшьләр үзәге һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре берлектә үткәргән спорт бәйрәмендә районның төрле авыл биләмәләреннән 9 гаилә катнашты.

Мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче гаиләләрнең сәламәт ялын оештыру, балаларда физкультура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, коллективизм, бердәмлек хисләрен тәрбияләү максаты белән оештырылган бу спорт бәйгесе турындагы тулырак язманы “Игенче” гәзитеннән укырга була.
Рәзилә Арсланова.
Читайте нас: