ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 16:40

Буыннар сабагы өзелмәс!

21 ноябрьдә Мифтахетдин.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан икенче тапкыр “Буыннар сабагы” дип аталган фестиваль-конкурс оештырылды. Чара Башкортстан Республикасының төзелүенең 100 еллыгына багышланды.
“Буыннар сабагы” фестиваль-конкурсының максаты – татар телендә өзлексез белем бирү системасын үстерү. Фестиваль-конкурста остаз укытучы, аның мәктәптә белем алучы укучысы һәм шул ук мәктәпне тәмамлап, республиканың югары уку йортларында милли бүлекләрдә белем алучы студент катнашты. Фестиваль-конкурс ике турда оештырылды. Сайлап алу турыннан Башкортстан Республикасының Кушнарен, Дүртөйле, Борай, Чакмагыш, Миякә районнарының урта белем бирү мәктәпләренең командалары 2 нче турга чыкты. Командалар “Педагогик традицияләрнең күчемлелеге һәм татар теле һәм әдәбиятын укытуда алдынгы практика” дип аталган “түгәрәк өстәл” форматындагы утырышта катнашты, иҗади композиция белән чыгыш ясады. Остаз-укытучылар М.Акмулла исемендәге БДПУның филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Педагогик белем бирү” юнәлешенең “Татар теле һәм әдәбияты” бүлеге студентлары алдында мастер класс күрсәттеләр, укучылар һәм студентлар фәнни тикшеренү проектларын якладылар. Бу чараны оештыручылар фестиваль-конкурсның педагогик традицияләрнең күчемлелеген дәлилләүче, иң яхшы укытучыларның инновацион тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруның үрнәге булуын ассызыкладылар, туган телләрне, милли гореф-гадәтләрне өйрәнүгә этәрүдә, укытучы һәнәренең бәһасын күтәрүдә аның әһәмиятен билгеләделәр. Фестиваль-конкурста төрле буыннарның педагогик тәҗрибәсе күрсәтелде, катнашучылар ныклы сабак алды.
Безнең районнан Имәнлекул урта мәктәбе командасы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мәдих кызы Бигнова, 10 клас укучысы Ильвина Азат кызы Гыймалетдинова, Башкорт Дәүләт Университетының 2 нче курс студенты Алсу Фәүзи кызы Моратова катнашып 1 нче урын яулап кайтты.

Халидә Вәлиева,

Мәгариф бүлеге методисты.

Читайте нас: