ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 14:22

Гәзит укучыларыбызга – бүләкләр

Үткән пәнҗешәмбедә редакциядә агымдагы матбугат басмаларына язылу кампаниясе чикләрендә район гәзите әбүнәчеләре арасында икенче тапкыр бүләкләр уйнатылды. “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты тарафыннан бүленгән призларга бу юлы 115 гәзит укучыбыз дәгъва итте. Аларның булачак ияләрен кечкенә райондашыбыз – нәнәсе белән редакциягә гәзиткә язылырга килгән Ралина Рахманова билгеләде. Отыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә булды:

Чакмагыш авылының Совет урамындагы 94 йортта яшәүче Ф.Кирәева;

район үзәгендәге Көнбатыш урамы, 10нчы йорт адресы буенча гомер итүче Х.Басыйров;

Кольцевая урамындагы 31/2 санлы йорт хуҗабикәсе Т.Галиуллина;

район үзәгенең Пионер урамы, 27/2 йорт хуҗабикәсе Р.Төхвәтуллина;

Лесопарковая урамы, 2нче йорт адресы буенча гомер итүче И.Гаскәров;

район үзәгенең Ленин урамы, 49/1 йортында яшәүче З.Бәдретдинова.

Җиңүчеләр арасында хаклы ялдагы хезмәттәшләребез булуы аеруча сөенечле. Бу әбүнәчеләребез тиз арада үз бүләкләрен килеп алыр дип көтәбез. Редакциягә килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН таныклыгын да онытмасагыз иде.
Читайте нас: