ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 ноябрь 2019, 14:05

“Бәхетле билет” акциясенә сез дә кушылыгыз

Хөрмәтле якташлар! Алдан хәбәр итүебезчә, 20 ноябрьдә халык иҗаты коллективларының район фестивале башланды. Ул Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилеена багышлана. Зур бәйгенең тәүге этабында иҗади коллективлар һәм ялгыз башкаручылар авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясый. Жюри әгъзалары тарафыннан иң яхшылары дип билгеләнгән чыгышлар район мәдәният йортында үткән Гала-концертта катнашуга тәкъдим ителәчәк.

Әлеге фестиваль чикләрендә Чакмагыш районы республикада игълан ителгән “Бәхетле билет” акциясенә кушыла. Бу акциянең төп кагыйдәсе – ир-хатынлы пар ике кешегә бер билет ала. Барыгызга да концертлар карап кинәнеп, күңелле ял итүегезне телибез.

Бүгенге көнгә кадәр 4 авыл биләмәсе үзешчәннәре чыгышлары булып үтте. График буенча концертлар түбәндәгечә үтә:

26 ноябрь – Имәнлекул авыл биләмәсе (Имәнлекул авылы мәдәният йорты);

27 ноябрь – Юмаш авыл биләмәсе (Юмаш авылы мәдәният йорты);

28 ноябрь – Тозлукуш авыл биләмәсе (Тозлукуш мәдәният йорты);

29 ноябрь – Калмашбаш авыл биләмәсе (Калмашбаш авылы мәдәният йорты);

2 декабрь – Иске Калмаш авыл биләмәсе (Иске Калмаш авылы мәдәният йорты);

3 декабрь – Рапат авыл биләмәсе (Рапат авылы мәдәният йорты);

4 декабрь – Тайняш авыл биләмәсе (Тайняш авылы мәдәният йорты);

5 декабрь – Яңа Балтач авыл биләмәсе (Яңа Балтач мәдәният йорты);

9 декабрь – Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе (район мәдәният йорты);

12 декабрь – фестивальнең Гала-концерты (район мәдәният йорты).

Тамашаларга рәхим итегез!
Р.Арсланова әзерләде.

Чыганак: район мәдәният йорты сайты.
Читайте нас: