ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 ноябрь 2019, 17:03

Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

Кичә, 25 ноябрьдә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә атна саен үткәрелә торган чираттагы оператив киңәшмә булды. Аны төбәк Башлыгы Р.Ф.Хәбиров үткәрде. Чарада торак-коммуналь хуҗалыгы, юл-транспорт комплексы эшчәнлеге, республиканың казылма байлыкларын геологик өйрәнү, рациональ куллану һәм саклауга дәүләт күзәтчелеге йомгаклары, республика гомум белем бирү учреждениеләре укучыларының туклануын оештыру буенча бердәм стандарт кертү һәм гамәлгә ашыру, муниципаль районнар һәм шәһәрләрдә Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрүгә әзерлек, 2019 елга планга кертелгән күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча эшчәнлек барышы, Уфаның Көнчыгыш урау юлын төзү буенча проектның тормышка ашырылуы, дәүләтнеке булмаган пассажир ташучы җәмәгать транспорты маршрутларында “Бәхетле сәгать” тарифын кертүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Киңәшмәдә чыгыш ясап, БР Төбәк операторының генераль директоры П.Сафонов агымдагы елга ремонт исемлегенә кертелгән 4 мең подъездның 2855ендә ремонт тәмамланды, диде. Барлыгы 3914 подъездда ремонт эшләре башкарыла. 2020 елда төзекләндереләсе объектлар исемлеге төзелгән һәм фондың сайтында урнаштырылган. Анда 3382 подъезд кертелгән. Бу эшләр республика бюджетыннан 1 млрд. сум күләмендә финансланачак.

Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры У.Искәндәров үз чыгышында күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә 1598 рейд үткәрелүе, аларның һәр унынчысында диярлек ком һәм гравийны законсыз чыгару очраклары ачыклануы турында белдерде. Гомумән алганда, табигый казылмаларны 162 законсыз чыгару очрагы ачыкланган. 10 очрак буенча хокук саклау органнарына материаллар җибәрелгән. Дәүләткә салынган зыян якынча 73 млн. сум тәшкил итә, дип бәяләнгән.

Башкортстан Башлыгы Р.Ф.Хәбиров казылма байлыкларны чыгару һәм эшкәртү буенча эшчәнлекне санлы форматка күчерергә, шулай ук китерелгән зыянны кайтаруны ныклы контрольгә алырга кушты.
Р.Арсланова әзерләде.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайты.
Читайте нас: