ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 ноябрь 2019, 14:03

Тагы дүрт райондашыбыз солдат булды

Элек-электән Ватанга хезмәт итү изге. Саваплы гамәлләрдән саналган. Ислам дине дә моның шулай булуын раслый.
Чит җирләргә барып, сәфәр кылып дөнья күрү, төрле кешеләр белән аралашу Мөхәммәд галәйиссәләм тарафыннан хуплана. Тагы да егетләрнең хәрби хезмәткә китүе аларның сәламәт, көчле булуларын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-сау әйләнеп кайтканнан соң ул, якыннарына, гаиләсенә ышаычлы, ныклы терәк булачак. Әмма бу – кайткач. Бүген исә без аларны озтабыз. 20 ноябрь иртәсендә районыбыздан тагы да дүрт егетебез Ватан алдындагы бурычлрын үтәргә кузгалды. Алар – Үрнәк авыл биләмәсеннән Рәсүл Арсланов, Иске Калмаштан Айгиз Кәбиров, Имәнлекул авыл биләмәсеннән Динар Моратов, Чакмагыштан Айнур Хаҗиев. Егетләрне тәүдә хәрби комиссарит бүлегенә чакырып инструктаж үткәрделәр. Район хәрби комиссары Альберт Хәбиров булачак солдатларга фәһемле киңәшләрен җиткерде. Ә әти-әниләре, туганнары, дуслары ярату тулы җылы сүзләр, изге теләкләр белән куллар болгап, егетләр утырган машинаны озатып калдылар. Исән-имин генә йорсеннәр дигән теләктә калабыз без дә
Читайте нас: