ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 ноябрь 2019, 12:34

Якташыбызның чираттагы җиңүе

Районыбызда спортның көч таләп итә торган төрләре белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнеп, төбәкнең спорт данын халыкара ярышларда яклаган якташларыбыз булуы сөенечле. Күп функцияле үзәкнең Чакмагыштагы бүлеге җитәкчесе Илдар Илүс улы Низамов – шундый көчле спортчыларыбызның берсе. Ул пауэрлифтинг буенча ярышларда даими катнашып, һәр чак җиңүле урыннар яулауга ирешә.

Илдар Илүс улы катнашкан чираттагы бәйге дә аңа сөенечле җиңү шатлыгы алып килде. 23-24 ноябрьдә Салават шәһәрендә үткән пауэрлифтинг һәм спортның көч таләп иткән төрләре буенча Русия Кубогында янә көчен сынап карады ул. Илнең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар белән лаеклы көндәшлектә чыгыш ясап, Илдар Илүс улы 82,5 кг. гәүдә авырлыгы категориясендә экипировкалы килеш 205 килограммлы штанганы яткан урыннар күтәрү буенча ярышта беренче урынга чыгып, җиңүче титулына ия булды.

Бу мәртәбәле бәйгедә чираттагы җиңүен ул якташыбыз, сыйныфташы, Чечен Республикасында барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашып Каһарманлык ордены белән бүләкләнгән Равил Рәфис улы Булатовның якты истәлегенә багышлады.

Югары спорт үрләрен кыю яулаган райондашыбыз белән горурланабыз һәм аңа артабан да бары тик уңышлар гына юлдаш булуын һәм ныклы сәламәтлек телибез.
Читайте нас: