Район биләмәләрендә республиканың 100 еллык юбилеена багышланган халык ижаты коллективлары фестивале дәвам итә. Үзешчән сәхнә осталарының быелгы “Башкортстаным – җирем, җырлы төягем” дип исемләнгән бәйгесе чикләрендәге концертлар Бәшир, Үрнәк, Яңа Коты, Рәҗәп, Имәнлекул, Юмаш авыл Советларында үтте.