ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 ноябрь 2019, 16:59

Әбүнәчеләребез өчен сөенечле яңалык!

Гәзит-журналлар укырга яратучылар өчен иң уңай чор җитте – 2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр вакытлы матбугат басмаларына ташламалы хаклар белән язылу мөмкинлеге булдырыла. Шушы ун көн дәвамында республика һәм район гәзит-журналларына язылу хаклары 10% түбәнрәк булачак.
Шунысын да игътибарга алсагыз иде ташламалар бары тик алты айга язылганда гына гамәлдә була. Басмаларга тоташ бер елга язылу хакы үзгәрешсез кала.
Шулай итеп, 2-12 декабрь көннәрендә “Игенче” гәзитенә язылу сезгә 772,02 сумга(декадник тәмамлангач янә 857,82 сум була) гына төшәчәк. Ә инде сәламәтлеге торышы буенча 1, 2 төркем инвалидлыкка ия булган райондашлар һәм Бөек Ватан сугышыветераннары өчен бу ун көндә язылу хакы 694, 32 сум булачак.
Шакты й акчаны янга калдырырга ярдәм иткән бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмассыз, дип ышанабыз, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!
Мөхәрририят.

Читайте нас: