ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 ноябрь 2019, 16:07

Фестивальдән – призлы урын белән!

26 ноябрьдә районыбызның “Замандашлар” татар халык театры Балтач районында Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең Театр әһелләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймова призына үткән “Тамаша” театр коллективларының республика фестивалендә катнашты. Бәйгедә Башкортстанның 12 районыннан килгән 16 театр коллективы чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучыларның осталыгын Фәрдүнә Касыйм кызы рәислегендә жюри бәһалады.

28 ноябрьдә бу зур чарага йомгаклар ясалды. Алар нәтиҗәләре буенча “Замандашлар” театры коллективы II дәрәҗә лауреат булды. Мәртәбәле призлы урынны яулауда режиссер Р.А. Гөбәевның, артистлар Р.С.Батыргәрәевның, Г.Ф.Сәлимованың, И.К.Габдрахманованың, Р.Т.Әбдиевның һәм спектакльне сәхнәләштерүдә ярдәм иткән башкаларның хезмәт өлеше зур.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең ирешкән бу югары казанышы Русиядә һәм республикада игълан ителгән Театр елын уңышлы тәмамлау, дип әйтергә ныклы нигез булып тора. Әлбәттә, якташ артистларыбыз район тамашачысын Театр елында гына түгел, озак еллар инде яңа спектакльләр премьералары белән сөендереп тора. Аларны күрше районнарда да көтеп алалар. Якташларыбызны призлы урын яулаулары белән котлыйбыз һәм артабан да иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез.
Рәзилә Арсланова әзерләде.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: район мәдәният йорты сайты.
Читайте нас: