ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 ноябрь 2019, 16:54

Котлыйбыз!

Май аеннан башлап октябрьгә кадәр Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында “Электрон укыту чараларыннан файдаланып үткәрелгән иң яхшы дәрес” республика конкурсы үтте. Анда катнашкан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы РӘЗИМӘ ИСМӘГЫЙЛЬ КЫЗЫ МОСТАФИНА “Башлангыч гомум белем бирү предметы буенча дәрес” номинациясендә призлы III урын яулап, Диплом белән бүләкләнде. Якташыбызны призлы урын яулавы белән котлыйбыз һәм артабан да эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүен телибез.
Читайте нас: