–“Игенче” гәзитен бик күптәннән алдырабыз, гаиләбез белән яратып укыйбыз. Мине районда булган вакыйгалар, бездә туып-үскән шәхесләр, авылларыбыз тормышы турында мәкаләләр кызыксындыра. Спорт темасына кагылышлы хәбәрләрне тормыш иптәшем, яратып, бирелеп укый. Гәзиттә басылган һәр мәгълүмат, реклама, котлауларны да халыкка кирәк, дип саныйм. Шуңадыр да район гәзите безнең гаилә өчен аерылгысыз дус, дип әйтә алам, – диде Фәйрүзә Вил кызы.