ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 декабрь 2019, 17:09

Тагы да бүләк отты

“Игенче” гәзитенә язылган райондашларыбыз арасында Яңа Биккенә авылында яшәүче Эльвира ханым Сәхибгәрәева салат савытлары җыелмасы отты. Гомере буе яраткан басмасыннан аерылмаган райондашыбыз бу юлы “Игенче” гәзитенә еллыкка язылган.
–Һәр санын көтеп алам, район тормышын, халыкның яшәешен, өлгеле гаиләләр, хуҗалыклар эшчәнлеге турында мәкаләләр аша танышам. Тормыш иптәшем Фидус, улларым да гәзитне яратып укыйлар. Авылыбызда яшәүче өлкән яшьтәге әти-әнием хаклар сизелерлек артса да яраткан басмага язылдылар. Бүләкне беренче генә отыш түгел. Башкаларга да шундый бәхет елмаюын телим. Алдырыгыз, укыгыз, мәшәкатьләргә алданып гәзитсез кала күрмәгез, – дип өнди ул райондашларын.
Акция дәвам итә. Бүләкләр сезне көтә. Ашыгыгыз дуслар!
Читайте нас: