ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 декабрь 2019, 17:02

Кулларыннан гөлләр тама

“Башкортстаным –җирем,җырлы төягем” район фестивале кысаларында Иске Калмаш авылы мәдәният йортының фойесында оста куллар күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда бәйләгән, чиккән, агачтан ясалганнар әйберләр, полимер балчыктан ясалган чәчәкләр дисеңме! Бу кадәр матурлыктан күзләр камашты. Искекалмашлылар осталыгына исләрең китмәле! Китапханәче Зөлфия Сабгыянова иҗади эшләрнең авторлары белән таныштырды. Иске Калмаш урта мәктәбенең укытучысы Полина Рим кызы Макулова җитәкчелегендәге тугәрәк әгъзаларының киездән эшләнмәләре, укытучы Дилбәр Зәки кызы Мөхәммәтгәрәева һәм аның укучыларының иҗат җимешләре сокландырды. Тагы да күпләрнең игътибарын полимер балчыктан эшләнгән чәчәкләр җәлеп итте “Аларны чыныннан аеру бик авыр һәм бу чәчәкләр бервакытта да үз матурлыгын югалтмый. Безнең түгәрәк җитәкчебез,укытучыбыз Зилә Фидрат кызы Тимашева шундый заманча кул эшенә дә өйрәтте, “ – дип таныштырды күргәзмәдәге гүзәл чәчәкләре белән 10 сыйныф укучысы Динара Сабгыянова. Гомумән,күргәзмә хуҗалары – авылның күрке, авыл данын кул эшләре белән балкыткан кояшы.
Читайте нас: