ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 декабрь 2019, 18:55

Башкортстанда милек салымнарын җыю арткан

Төбәктә милек салымнарын җыю күләме 8 процентка артып, 795 млн. сум тәшкил итә.

Төбәктә милек салымнарын җыю күләме 8 процентка артып, 795 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең төбәк идарәлеге җитәкчесе Марат Вахитов Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Уңай динамика милек салымнарының күпчелек төрләре – транспорт, җир һәм башка салымнарны җыю буенча күзәтелә. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләрнең ул салымнар буенча бурычлары 1,9 млрд. сум күләмендә саклана әле. Әлегә бу сумманың шактый өлеше судьялар тарафыннан тикшерелә.
–Безнең өчен үсеш чыганагы бар. Әлбәттә, без бурычларның 100 процентын да җыеп бетерә алмыйбыз, әмма бу эшчәнлекне көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады Р.Ф.Хәбиров.
М.Вахитов әйтүенчә, салым җыю өлешендә уңай нәтиҗәне Федераль адреслы мәгълүмат системасы (ФИАС) күрсәтә. Анда кертелгән адреслар саны үткән ел белән чагыштырганда 1,6 тапкырга арткан. ФИАСны тутыру буенча лидерлар исемлегендә – Кырмыскалы, Стәрлетамак, Уфа районнары һәм Октябрьский шәһәре.
Мәгълүмат чыганагы: Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайты.
Читайте нас: