ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2019, 18:05

60 ел бергә яшәү-үзе зур бәхет

Бриллиант туйга җитү күпләрнең хыялы гына булып кала.Дүшәмбе көнне районыбызның Тозлыкуш авылында яшәүче Фира һәм Заһит Дәүләтовлар ,Рәшидә һәм Мәгъсүм Шәриповлар шушы соклангыч һәм сирәк була торган юбилейларын билгеләп үттеләр,бу көндә кунаклар кабул иттеләр.

Бриллиант туйга җитү күпләрнең хыялы гына булып кала.Дүшәмбе көнне районыбызның Тозлыкуш авылында яшәүче Фира һәм Заһит Дәүләтовлар ,Рәшидә һәм Мәгъсүм Шәриповлар шушы соклангыч һәм сирәк була торган юбилейларын билгеләп үттеләр,бу көндә кунаклар кабул иттеләр.Авылның үрнәкле гаиләләрен Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова ,мәдәният йорты,китапханә хезмәткәрләре котлап,республика Башлыгының котлау открыткасын,бүләген тапшырдылар. Бриллиант туйга җитү күпләрнең хыялы гына булып кала.Дүшәмбе көнне районыбызның Тозлыкуш авылында яшәүче Фира һәм Заһит Дәүләтовлар ,Рәшидә һәм Мәгъсүм Шәриповлар шушы соклангыч һәм сирәк була торган юбилейларын билгеләп үттеләр,бу көндә кунаклар кабул иттеләр.Авылның үрнәкле гаиләләрен Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова ,мәдәният йорты,китапханә хезмәткәрләре котлап,республика Башлыгының котлау открыткасын,бүләген тапшырдылар
Дәүләтовлар һәм Шәриповлар гаиләсе озак еллар хуҗалыкта эшләп хаклы ялга чыккан хөрмәтле хезмәт ветераннары.Гаилә бәйрәме уңаеннан “Алга” хуҗалыгы идарәсенең дә бүләген кабул итте алар.Акыллы балалар үстереп ,бүген оныклар ,туруннар шатлыгы кичереп кадер-хөрмәттә гомер кичерә бар яклап та үрнәкле ике гаилә.Якыннары,туганнары –барысы да әлеге зур вакыйгага бик шатланалар.Барысы да гади генә,чөнки бриллиант барлык ташлар арасында иң кыйммәтлесе һәм затлы таш.60 еллык юбилей да ,ул уникаль ике йөрәк берлеген раслаучы дата.Бриллиант-ул әле бәхет һәм ныклык символы да,боларның барысы да ике гаидә дә бар.Чын күңелдән котлыйбыз!
Читайте нас: