ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 декабрь 2019, 18:45

Шатлыклы җиңүләр көне булды

Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы Зөлфия Тимерҗан кызы Хәбирова җитәкчелегендә эшләүче “Златушка” барабанчылар ансамбле өчен дә үтеп баручы елның соңгы ае аеруча уңышлы булды. Шушы көннәрдә ансамбль әгъзалары ике халыкара конкурста катнашып, җиңүче исеменә лаек булды һәм призлы урын яулады.

Уфа балалар филармониясендә балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗатының “Иҗат очкыны” I Халыкара фестиваль-конкурсында бу коллектив “Инструменталь жанр” номинациясендә I дәрәҗә Лауреат исемен яулады, ә ансамбль әгъзасы МАКСИМ ГУДИМЕНКО “Вокал” номинациясендә II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.
Шул ук көнне “Златушка” ансамбленең барабанчы кызлары янә бер бәйгедә – “Музыкаль йолдызлы Олимп” Халыкара конкурс-фестивалендә дә чыгыш ясап, “Инструменталь жанр” номинациясендә II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Ә инде ансамбльнең бердән-бер егете – МАКСИМ ГУДИМЕНКО “Вокал” номинациясендә үз көчен сынап I дәрәҗә дипломант булды.
Ансамбль җитәкчесе Зөлфия Тимерҗан кызы Хәбирова бу зур бәйгеләрдә катнашуны, анда баруны оештыруда ярдәм иткән Балалар иҗат үзәге җитәкчелегенә, методистларга, ата-аналарга һәм “Златушка” ансамбле әгъзаларына ихлас рәхмәт сүзләрен белдерә.
Без дә үз чиратыбызга бу үзенчәлекле иҗади коллективка артабан да җиңүле үрләр яулауларын һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.
Читайте нас: