ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 декабрь 2019, 12:10

Яңа ел алдыннан – бүләкләр

25 декабрьдә редакциядә киләсе елга матбугат басмаларына язылу кампаниясе чикләрендә район гәзите әбүнәчеләре арасында бишенче тапкыр бүләкләр уйнатылды.

25 декабрьдә редакциядә киләсе елга матбугат басмаларына язылу кампаниясе чикләрендә район гәзите әбүнәчеләре арасында бишенче тапкыр бүләкләр уйнатылды. “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты тарафыннан бүленгән призларга бу юлы 38 гәзит укучыбыз дәгъва итте. Аларның булачак ияләрен район үзәгендә яшәүче гәзит укучыбыз Эльвина Әсәдуллина билгеләде. Отыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә булды:
Чакмагыш авылының Полевая урамындагы 76 йортта яшәүче А.Муллаянов;
Яшьләр урамы, 89 йорт хуҗасы Р.Шәйхуллин;
Кооператив урамындагы 48 нчы йортта гомер итүче Э. Әсәдуллина;
Луговая урамы, 33 санлы йорт хуҗабикәсе И.Шәймөхәммәтова;
Чакмагышның Социалистик урамы, 40нче йорт адресы буенча гомер итүче Э.Гафиуллина;
район үзәгенең Пионер урамындагы 7/2 йорт хуҗасы М.Садыйков.
Бу әбүнәчеләребез тиз арада үз бүләкләрен алып китәр дип көтәбез. Редакциягә килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН таныклыгын да онытмасагыз иде.
Читайте нас: