ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 гыйнвар 2020, 12:00

Үрнәклеләр-спортта үрнәкле!

Сәламәтлек – ул кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә бүләк итеп тә булмый. Шуның өчен озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга кирәк. Без яши торган дәвердә бу бигрәк тә актуаль булып тора. Чөнки йогышлы авырулар, зарарлы гадәтләр хәзерге көндә бик киң таралган. Телевизордан көндә күрсәтелә торган спиртлы эчемлекләр, тәмәке рекламасы шул юлга басуга бер этәргеч булып тора дип уйлыйм. Шулай ук яшьләр арасында үзен зуррак, текәрәк итеп күрсәтер өчен, буш вакытын ни белән шөгыльләнергә белмәгән яки начар дусларга ияреп тәмәке тартып, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар кулланучылар бар. Ә бит наркомания, токсикомания, алкоглизм – тормыштан ваз кичү ул. Аңа бирелгән кеше шәхес булудан туктый .Ул әхлаксыз, бернинди тормыш кыйммәтен белмәгән, табигый hәм иҗтимагый нормаларны, кануннарны бозучы булып кына кала . Шулай ук ул башка кешеләргә куркыныч тудыра.
Спорт белән дуслашу өчен махсус клуб яисә зал да, күпләгән җиhазлар да кирәкми бит. Иртәләрен саф hавада йөгер, зарядка яса, яшьтәшләрең белән туп тибешле уйна, чанада, чаңгыда шуу... Тәмәке, сырага сарыф ителәчәк акчаңа футбол уйнарга туп, шуар өчен чаңгы яки башка күп кенә кирәкле әйберләр алырга мөмкин бит. Спорт – ул кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлелек, сабырлык, батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче.
Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, беркайчан да аракы да эчмәс, тәмәке дә тартмас, ә наркотик куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Чөнки спорт белән дус кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үзе алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши. Ул тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә, аннан ләззәт ала. Аның инде начар эшләр эшләргә, начар гадәтләргә вакыты да ихтыяҗы да калмый. Чыннан да спорт- начар гадәтләргә каршы бик көчле корал булып тора.
Безнең илебездә хәзер спортны үстерүгә зур әhәмият бирелә:спорт сарайлары, спорт мәйданчыклары, балаларга уен мәйданчыклары, хоккей кортлары салына, төзекләндерелә.Мәктәпләрдә физкультура дәресләре күбәйде, күп төрле ярышлар, кызыктыру чаралары уздырыла. Киндеркүл мәданият йортында да алкоголь, тәмәке hәм наркотикларның организмга тәэсире турында аңлату эшләре алып барыла, сәламәт тормыш өчен төрле чаралар үткәрелеп тора.
Үрнәк авылының мәктәп янындагы шугалагы яшьләр, балалар тавышыннан кыш буена тынып тормый. Йөзләре сөенечтән балкыган балалар көн саен хоккей кортына килеп тимераякта шуалар, яшь егетләр, кызлар хоккей уйныйлар. Шугалак мәйданчыгы узган ел төзелгән иде, быел монда шуар өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылды.
-Моңа кадәр укучылар елга өстендәге бозны чистартып хоккей уйныйлар иде, авылда хоккей тартмачыгын төзү мәсьәләсен дә ата-аналар, балалар күтәреп чыкты. Шунысы сөенечле: бала-чагалар, яшьләр телевизор карап, интернетта утырып туйды, спортка тартыла башлады. Ата- аналарның да күңелләре тыныч, балаларының кайда уйнаганнарын белеп торалар, – ди мәктәп директоры Булат Фәнис улы Хасбулатов.
Үрнәк авыл җирлекләрендә үтә торган бер генә чара да БР Дәүләт Җыелышы –Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич улы Соколовигътибарыннан читтә калмый. Спорт сөючеләрне сөендергән хоккей тартмачыгы да аның ярдәме белән эшләнелде.
Хоккей мәйданчыгын да балаларның , яшьләрнең күплегенә, ата-аналарның дә килеүенә карап бу мәйданчыкның көтеп алынган булыуын аңлап була. Ата-аналар да моңа бик сөенәләр.
- Авылда шундый шуу майданчыгы ачылу,әлбәттә,сөенечле. Элек балаларны тимераякта шуарга районга катокка йөртә идек. Анда да бик еш барып булмый , я булмаса күл буена баралар иде.Хәзер хоккей мәйданчыгы үзебездә бар .Балаларга тимераяклар сатып алсак та була, рәхәтләнеп саф һавада уйнарлар, -дип шатлыклары белән уртаклашты алар.
Укучылар да шуу мәйданчыгының бик ошатуларын белдерделәр:
- Авылда шундый зур шугалак мәйданчыгы эшләүләре безнең өчен көтелмәгән сөенеч булды, тәүдә хатта аптырадыҡ. Безгә ул бик охшый. Хәзер буш вакытларыбыз монда үтәчәк. Без волейбол, баскетбол уйнарга яратабыз, районда үткән ярышларда гел призлы урыннар алабыз. Мәктәп спорт залында уйнауга караганда саф һавада уйнавы күпкә әйбәтерәк, -дип хоккей уйнарга ашыктылар.
Чынлап та,үрнәклеләр спортта үрнәкле . Авылыбыз данын яклаган шундый яшьләр булганда Үрнәгебезнең киләчәге өметле.
Раушания Гәрәева, Киндеркүл авылы клубы мөдире.
Читайте нас: