ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 гыйнвар 2020, 12:35

Изге судан сәламәтлек алып

Ял көннәрендә проваслав динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе булган Хач ману(Крещение Господне) бәйрәмен билгеләп үтте. Һәрьелдагыча ,бу матур чарага халык күп җыелды.

Ял көннәрендә проваслав динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе булган Хач ману(Крещение Господне) бәйрәмен билгеләп үтте. Һәрьелдагыча ,бу матур чарага Юмаш авылында да халык күп җыелды. Бәйрәмнең гасырлар белән билгеләнгән тарихы бар һәм ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән традицияләргә бай. Нәкъ шушы көнне су изгеләндерелә һәм ул үзлеген үзгәртеп,шифалыга әверелә. Аны крещение суы дип тә әйтәләр. 18 гыйнвар төнендә Юмаш авылының Христос раштуасы храмында бәйрәм гыйбадәте кылынды,аны храмның иерейе Евгений Ионов үткәрде. Литургия тәмамланганнан соң храмда,елгада һәм чишмәләрдә суны изгеләндерү йоласы башкарылды.Теләге булган һәр кеше савытларына су тутырып алды . Авыл янындагы елгада быел да алдан ук хач рәвешендә бәке уелып, бәйрәм йоласы башкарылды. “Елның-елында шифаландырылган суга чумып ,бәйрәм йоласын үтәргә теләүчеләр саны арта бара . Алар арасында өлкәннәр генә тугел балалар да бар хәтта”,-дип хәбәр итте авыл китапханә хезмәткәре Альбина Сайдякова. Суга өч тапкыр чумып алу барлык чирләрдән арындыра ,яман күздән саклый ,диләр. Суга чумучыларның хәвефсезлеген тәэмин итеп,кием алыштыру өчен уңайлыклар булдырылып,ашыгыч ярдәм,МЧС һәм полиция хезмәткәрләре кизүдә торды. Бәйрәм йоласында катнашучылар өчен самовар куелып,кайнар чәй эчү дә оештырылды.
Читайте нас: