ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 гыйнвар 2020, 14:06

Мәшһүр якташыбызның хәтер кичәсе

Якташыбыз, Рапат авылында туып үскән, Русия һәм республика күләмәндә киң танылу яулаган җырчы Илфак Мөҗип улы Смаков – республика композиторларның, башкорт һәм татар халык җырларын кабатланмас колори белән башкарып, меңәрләгән тынлаучыларның ихтирамын һәм игътибарын яулаган шәхес. 23 гыйнварда биләмәара үзәк район китапханәсенең уку залында “Алтын көз” клубы кысаларында өлкәнрәк яшь райондашларыбыз белән Башкортостанның халык артисты Илфак Смаковның тууына 80 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе үтте. Аның барышында алып баручы Русиянең атказанган, республикабызның халык артисты булып танылу яулаган мәшһүр якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Чарада катнашучылар Илфак һәм аның тормыш иптәше Асия ханым белән очрашулары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә дәвамында халык артисты башкаруында җырлар яңгырап торды. Чара “Безнең чор көйләре” видиопрезентаиясе белән аралаштырып алып барылды, махсус рәвештә “Халкыбызның йөзек кашы” күргәзмәсе дә куелган иде.
Ләйсән Әхмәдиева,
хезмәтләндерү бүлеге китапханәчесе.
Читайте нас: