ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 февраль 2020, 19:05

Көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә

Бүген Уфадагы “Торатау” Конгресс-Холлында “Взлетай” икенче мәгариф форумы үтә

Бүген Уфадагы “Торатау” Конгресс-Холлында “Взлетай” икенче мәгариф форумы үтә. Анда Башкортстанның барлык төбәкләреннән 700дән артык кеше катнаша. Алар – муниципаль власть вәкилләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм ата-аналар.
Әлеге форум республикада икенче тапкыр үткәрелә. Бу чара укытучыларның август киңәшмәсе кебек үк үзенең нәтиҗәле булуын ачык күрсәтеп, заман мәктәбенең көнүзәк мәсьәләләре хәл ителгән платформага әверелде. Быелгы форумның төп темасы – “Мәктәп – сәламәтлек территориясе”. Аның барышында бердәм мәктәп формасы, интернеттагы хәвефсезлек һәм иң мөһиме – укучыларның сәламәтлеге темалары күтәрелде.
Форум чикләрендә үткәрелгән пленар утырышта республика җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров катнашты.
Читайте нас: