ИГЕНЧЕ
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 март 2020, 13:01

Буыннардан калган истәлекне үрнәк итеп саклыйк, югалтмыйк

Яңа Калмаш авылы китапхәнәсе оештырган «Серле бизәк корама – үткәннәрдән кот ала» дип исемләнгән кичә халкыбызның күңел энҗеләрен салып тудырган матурлыкка багышланды.
Үткәннәребезгә әйләнеп кайтсак, халкыбызның уңганлыгы, тырышлыгы турында күпме сөйләсәк тә, сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел.
Авылыбызның әбиләре, өлкән апалары белән бергәләшеп «Серле бизәк корама үткәннәрдән кот ала» дигән кичәне оштырырга килешкәндә алар күңелләре белән үткәннәрне барладылар .
Корама…Ниләр генә сөйләмәгәндер әбиләребез-әниләребезнең гомерләренең шул гап-гади бер ситса кисәкчекләре.Элек иске күлмәкләрдән кисеп җыеп тегелгән кырык корамалар хәзерге өйләрдә юк, дисәк тә була. Ә инде авылларда элек мунча алдындагы утыргычка җәелеп яисә сандыкларда сакланган япмаларны күргәч, әби-әниләребезне сагындык, үзебезнең балачакка, яшьлеккә кайткандай булдык.
Күргәзмәгә әйберләр җыя башлагач, өлкән буын апаларда гына түгел, ә авылыбызның Әлфирә Сәитова, hәм Нурзилә Илмира Мөхәммәтьяровалар, Әлфинә Гәрәева, Зөлфия Гаскәрова кебек киленнәребезнең дә корамадан япмалар тегүләре, төрле төстәге җепләрдән дә япмалар бәйләүләре билгеле булды. Кичәдә бергәләп корамадан тегелгән япмалар, төрле-төрле бизәкләр турында сүз алып бардык. Бүген үзләренең гомер көзләрен акрынлап кына ваклаучы Флүзә Моратова, Флүзә Арысланова, Әүфә Шәңгәрәева, авылга кунакка кайткан Фәния Байбурина, Наилә Рамазанова корамадан тегелгән япмалар турында сөйләгәндә балачакларын урлаган каһәрле сугыш чоры, аннан соңгы авыр еллар турында да истәлекләре белән уртаклаштылар.
Агач сәкегә җәелгән корама юрган, бала бишегендәге корама япмаларның төрле юраулар белән бәйләнгәнлеге турында сүз алып бардык. Корама япмаларга төрле яман күзләрдән саклаучы дип каралган. Илмира Мөхәммәтьярова кичәдә катнашучы яшь кыз-егетләргә япмаларны тегү серләрен өйрәтте, шулай ук тегеп күрсәтте. Корамадан тегелгән япмалар безнең китапханәнең милли почмагында башка экспонатлар янында урын алып, үзебезнең үткәннәребезне искә төшереп торыр. Татар, башкорт халык фольклорларына багышланган «Фольклор байлыгы» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Үзебезнең якларда әзерләнгән милли ризыклар турында да сүз алып барылды, аш-судан күргәзмә оештырылды. Әниләребез әзерләгән угыз «пипи»ләре, дөрләп янган кызу мичтә икмәк камырыннан әзерләнгән көлчә, пәрәмәчләр, кыстыбый, тәбикмәкләр, чәк-чәк,«торпыча»ларны күргәч, балачакка әйләнеп кайткандай булдык.
Милли бизәкләр, аш-сулар буыннан-буынга күчкән шикелле, Фәния Байбурина, Наилә Хөсәинова апалар, Илмира Мөхәммәтьярова, кызы Элина белән Гөлфирә Басыйрова hәм кызлар төркеме башкаруында халкыбыз җырлары яңгырады. Наилә Хөсәинова hәм Флүзә Арысланова апалар башкаруында яңгыраган тальян моңнары халкыбызның җыр-моңнарының да мирас булып буыннан-буынга күчүен тагын бер тапкыр раслады.
Читайте нас: