Шимбә, 7 мартта, сәгать 9 дан район үзәгенең мәдәният йорты hәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ярминкә үтәчәк. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крәстиян-фермерлар, шәхси йорт ихаталары, эшкәртү предприятиелары, шәхси эшкуарлар анда киң ассортиментта үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле сорау-үтенечләр белән муниципаль район хакимиятенең икътисад hәм сәүдә бүлегенә морәжәгать итәргә. Телефон: 3-18-53. Рәхим итегез!