ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 март 2020, 17:45

Ташламалы хакларга язылып өлгерегез!

“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе, гадәттәгечә, 1 апрельгә – яңа язылу кампаниясе башланганга кадәр үз каталогына кертелгән гәзит һәм журналларга ташламалы хакларга яздыруны дәвам итә. Төгәлрәк әйтсәк, март азагына кадәр үзегез яратып алдыручы барлык басмаларга, шул исәптән, “Игенче” гәзитенә дә быел беренче яртыеллыкка язылган хаклар белән июльдән декабрьгәчә дуслыгыгызны ныгытып куя аласыз, хөрмәтле райондашлар! Бары үзегезнең почтальоннарга, элемтә бүлекчәләрегезгә, почтамтка, эш урыннарыгызда матбугат басмаларына яздыру өчен җаваплы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк – алар сезне чикләнмәгән күләмдә үзегез теләгән басмаларыгызга хәтта йортларыгызга да килеп яздыра ала. “Игенче”гә язылу редакциядә дә эш көннәрендә кабул ителә. Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!


Читайте нас: