ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 март 2020, 13:16

Бер җылы сүз җитә күңелгә

Тормышыма нурлар өстәп,

Безнең өйгә килдегез.

Гади хезмәтемне зурлап,

Затлы бүләк бирдегез.

Тәрәзә төбемдә шау чәчәктә утырган яран гөлләремә сокланам мин. Гөлләр дә бит безнең кебек үк җылылыкны, яктылыкны ярата. Әгәр шулар булса, ул гөрләп үсә, аллыгөлле чәчәкләре белән йортыбызны ямьли. Чыннан да, без һәрчак бәхетле тормыш, эшләребез гел уң булсын дип тырышабыз, илебезгә хезмәт итәбез. Яшь, көчле вакытларда тиешле белем алып, намус белән халкыңа хезмәт итү, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту, гаилә учагын сүндермичә саклау, балалар үстерү оныклар тәрбияләү, онык балаларын да сөяргә насыйп булу – иң зур, берни белән дә алыштырып булмый торган мәңгелек бәхет ул. Ә бу бәхетләрне парлашып уртаклашу – Ходай Тәгалә биргән иң изге нигъмәт. Менә без гаиләбездә күңелләребезне күтәрерлек, күзләребезгә шатлык яшьләре китерерлек бәйрәм үткәрдек. Җитәкчеләребез миңа “Башкортстан Рес- публикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” билгесен өебезгә китереп бирделәр. Бу тәэссоратларны язып та, сөйләп тә бетереп булмыйдыр, мөгаен. Хезмәтемне зурлап, 70 яшьлек юбилеемны котлап югары бүләк бирделәр. Зур кызыл розалар бәйләме тотып, затлы бүләкне муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров килеп тапшырды. Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, муниципаль район Советы депутаты Әльфизә Мәҗит кызы Гайсина, Чакмагыш мәгълүмат үзәге җитәкчесе Фәнис Фидан улы Әмирханов, Тозлыкуш урта мәктәбе директоры Резеда Әмирҗан кызы Әюпова, Тозлыкуш модельле китапханәсе мөдире Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева, туганнарыбыз Рамил абый белән Фәһия апа Латыйповлар, тормыш иптәшем Фәритнең җылы сүзләре, минем хезмәтемне бәяләүләре мине мәктәбемә, яраткан укучыларыма – яшьлегемә алып кайтты. Өебездә күңелләргә үтеп керерлек әдәбият дәресе булды ул. Шулай дип әйтмәс идем, каршымда иң яхшы укучыларым, мәктәптә барлык чараларда катнашучы, тел һәм әдәбият бәйгеләрендә даими катнашып, җиңү яулаучы укучыларым Азат Басыйров, Зөлфия Камалова, Фәнис Әмирханов, шулай ук авылыбызда, районыбызда абруй яулаган киленнәребез Әлфизә Гайсина, Резеда Әюпова, Гөлнара Сәхибгәрәева. Фәһия апа белән бергә мәктәптә эшләдек, ул да – авылда җәмәгатьчелек эшләренең үзәгендә кайнаучы килендәшем. Рамил абый белән Фәрит туган колхозларында җитәкче вазыйфалар башкарып, әле дә өлкән агайлар булып, яшьләргә киңәшләрен биреп, ярдәм итеп яшиләр. Менә болар барысы да – минем тормышымда зур урын алучы, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы терәк-таянычларым. Аларның татар телендә матур итеп, тиешле сүзләр кулланып, мәгънәле, тулы җөмләләр блән сөйләүләрен, шигъри тезмәләрне дә урынлы куллануларын ишетеп бик куандым. Чөнки минем хезмәтемнең асыл җимешләре бит алар! Ә бүген бу әдәбият дәресен Гөлнара Сәхибгәрәева үткәрде. Мондый бәйрәмнәр республикада да, районыбызда да, авылларыбызда да бик еш үткәрелә, җитәкчеләребезнең халыкка көннән-көн якынаюларын, халкыбыз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өстендә эшләүләрен, һәрберебезгә вакыт табып, хезмәтләребезгә тиешле бәһа бирүләрен күреп сөенәм. Шушы мәкаләмдә мин район халкы белән тыгыз бәйләнештә торган, аларга һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы, безнең өчен шатлыклы бәйрәмнәр оештыручы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, аның урынбасарларына, безнең өебезгә килеп зур бәйрәм оештыручыларга, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәнис Радик улы Маннановка, Тозлыкуш урта мәктәбе укытучыларына, якыннарыма теләкләре һәм истәлекле бүләкләренә күңел түремнән чыккан ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Хезмәтегез һәрчак сөенеч китерсен, сәламәтлек белән, йөрәгегездә хезмәт һәм яшәү дәрте көннән-көн артып, гаилә, балалар бәхетенә күмелеп яшәгез.


Әфидә ЛАТыЙПОВА,

хезмәт ветераны.

Тозлыкуш авылы.


Читайте нас: