ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 март 2020, 13:45

Үлем белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр ит

Башкортстанда 16 марттан 27 мартка кадәр Гомумрусия “Үлем белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр ит” (“Сообщи, где торгуют смертью”) ел саен үткәрелә торган акциясе дәвам итә.

Җәмгыять алдында торган күп санлы проблемаларның берсе – наркомания. Аның таралу киңлеге һәм тизлеге шул дәрәҗәгә җитте – хәтта бу җәһәттән яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлеге һәм аларның киләчәге, гомеренә зур хәвеф белән яный башлады.
Башкортстанда 16 марттан 27 мартка кадәр Гомумрусия “Үлем белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр ит” (“Сообщи, где торгуют смертью”) ел саен үткәрелә торган акциясе дәвам итә. Наркотикларны сату һәм куллану урыннары турында 8(347)279-32-92 саннарын җыеп, Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгың “Ышаныч телефоны”на , шулай ук 8(34796) 3-10-02 телефоны буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш район буенча бүлегендәге дежур частька шалтыратырга була. Моннан тыш, бу хактагы мәгълуматны 8(34796) 3-12-63 телефоны буенча Яшьләр үзәге каршындагы гаилә, балаларга һәм яшьләргә социаль-психологик хезмәтенә дә җиткерергә мөмкин.
Читайте нас: