ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 март 2020, 17:10

Бөтен хәстәрлек – халкыбыз иминлеге хакына

25 мартта Русия Президенты Владимир Владимирович Путин илебез халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул соңгы чорда дөньяда, шул исәптән илебездә барган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерде, килеп туган хәлләрдә тәгаен эшчәнлек юнәлешләрен билгеләде, ил Хөкүмәте тарафыннан күрелүче чараларны барлады, эшлекле киңәшләр бирде.

25 мартта Русия Президенты Владимир Владимирович Путин илебез халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул соңгы чорда дөньяда, шул исәптән илебездә барган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерде, килеп туган хәлләрдә тәгаен эшчәнлек юнәлешләрен билгеләде, ил Хөкүмәте тарафыннан күрелүче чараларны барлады, эшлекле киңәшләр бирде. “Хөрмәтле Русия гражданнары! Кадерле дуслар! Мин сезгә бүген һәммәбезне дә борчыган мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәм, – дип башлады ул сүзен. –Күреп торасыз: дөньяда коронавирус эпидемиясе кискен үсеш ала бара. Күп илләрдә ул чирне йоктыручылар саны үсә тора. Тоташ дөнья икътисадына хәвеф яный, әле үк аның түбәнәюе фаразланыла. Алдан күрелүче чаралар исәбенә тоташ алганда әлегә илебездә бу чирнең киң һәм кискен таралуын тоткарлап торуга ирешәбез. Ләкин шуны аңларга тиешбез: географик урнашу урынына карап, Русия тоташ дөньяга янаучы әлеге хәвефтән тулысынча чикләнә алмый. Илебезнең төрле якларында эпидемия белән җитди зарарланган дәүләтләр чиктәш, шуңа да чирнең безгә үтеп керүенә киртә кую объектив мөмкин түгел. Әмма без күрүче барлык чаралар да оешкан һәм оператив төстә чирнең күпләп үтеп керүен чикләргә ярдәм итә. Иң төп максатыбыз – илебез гражданнарының сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклап калу”. Артабан президент үз вакытында кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә, чир таралуны профилактикалауга барлык мөмкинлекләребез һәм ресурсларыбызның да җәлеп ителүен белдерде. Табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына, дәваханәләр, поликлиникалар, ФАПлар, ашыгыч ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре, галимнәребезгә аерым мөрәҗәгать итеп, аларны бүген илебез халкы мәнфәгатьләрен саклауның алгы сызыгында торучылар, дип атады, фидакарьлекләренә рәхмәт белдерде. Ил гражданнарын табиблар һәм дәүләт органнары киңәш-тәкъдимнәренә җитди игътибар бирергә чакырды. Ул аеруча өлкән яшьтәгеләрне, хроник чирләрдән интегүчеләрне үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга өндәде. 22 апрельгә билгеләнгән Русия Конституциясенә төзәтүләр кертүгә бәйле гомумрусия тавыш бирүен оештыру мәсьәләсен ул илебез, бөтен җәмгыять өчен принципиаль мәсьәлә булуына карамастан, соңгарак кичектерү мөһимлеген
күтәреп чыкты. Төбәкләрдә, тоташ илебездә хәлләрнең артабангы агышына таянып, табиблар, белгечләр тәкъдимнәрен ныклап өйрәнеп, тавыш бирүнең яңа вакытын билгеләрбез, дип ышандырды. Йогышлы чирнең елдам темплар белән таралуын искәртү бүген аеруча мөһим, дип, шимбә, 28 марттан якшәмбе, 5 апрельгә кадәр бер атнаны хезмәт хакы түләү сакланылучы эшләми торган атна итеп игълан итте ул. Әлбәттә, яшәешебезне тәэмин итүче барлык структуралар, шул исәптән медицина учреждениеләре, аптекалар, магазиннар, банклар, финанс учреждениеләре, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге идарә органнары эшләвен дәвам итәчәк. Боларның һәммәсе дә чирнең кискен таралу тизлеген киметү хакына эшләнә, дип ассызыклап кабатлады ул. “Үзебезне дә, якыннарыбызны да саклыйк, тәртипле һәм үтә җаваплы булыйк. Ышаныгыз, бүген өйдә утыру – иң ышанычлы саклану ысулы”, – диде. Артабан агымдагы социаль-икътисади хәлгә аерым тукталды. Бу җәһәттән тәү чиратта гражданнарны социаль яклау, эш урыннарын һәм керемнәрен саклап калу, шулай ук миллионлаган кешеләр мәшгуль булган бәләкәй һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү үтә мөһим, дип билгеләде ул, бу юнәлештә күреләчәк тәү чираттагы чараларга тукталып үтте. Беренчесе. Гражданнарга тиешле барлык социаль пособиеләр һәм льготалар өстәмә белешмәләр китерүләрегез һәм төрле инстанцияләргә мөрәҗәгатьләрсез якындагы алты айга автоматик рәвештә озынайтылачак.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 26 санында укый аласыз)
Читайте нас: