ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 март 2020, 11:41

Көчәйтелгән әзерлек – үзебез өчен

Билгеле булуынча, коронавирус пандемиясе бик күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә әлеге йогышлы чирдән көйчәйтелгән саклану чаралары күрергә этәрде.

Республика Башлыгының бу хактагы күрсәтмәсе дөнья күргәннән соң районыбызда да әлеге җәһәттән чаралар күрү максатында муниципаль район хакимияте башлыгының агымдагы елның 18 мартындагы “Яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу янау сәбәпле Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районында “Көчәйтелгән әзерлек” режимын кертү турында”гы күрсәтмәсе кабул ителде.

Әлеге чир вируслары, башка инфекцион чирләр кебек үк, һаватамчы юллары һәм инфекция йөртүчеләр белән аралашу сәбәпле таралганлыктан, районыбыздга чит илләрдән һәм бу чир теркәлгән төбәкләрдән кайтучылар аерым контрольгә алына. 23 мартта составында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, “Изгелек территориясе” халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгенең социаль белгече һәм медицина хезмәткәре булган махсус комиссия әгъзалары андый гражданнарның йортларында булып, анализлар алды һәм һәркайсына ундүрт тәүлек дәвамында йортларыннан чыкмаска, кешеләр белән аралашудан тыелып торырга киңәш итте. Араларында берсенең әлеге режимны бозуы борчылу тудыра, аңа карата махсус беркетмә (протокол) тутырылган. Мондый чикләү режимын бозучыларга карата административ, хәтта җинаять җаваплылыгына тарттыру ихтималлыгы каралуын да онытып җибәрергә ярамый.

Йогышлы вируслы инфекция таралудан саклану максатында районыбызда барлык мәдәни-масса, спорт чараларын үткәрү туктатып торыла, карантин чаралары кертелә. Райондашларыбызны әлеге күрелгән чараларга аңлап карарга чакырабыз һәм йогышлы чирләрдән саклану өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырып мөрәҗәгать итәбез. Эпидемиологик хәл яхшыра төшү белән үк вакытлыча кертелгән чикләүләр бетәчәк, шуңа күрә тыныч булыгыз, тормышыбызда күбрәк сәламәт яшәү рәвешен өстенрәк күрегез.
Читайте нас: