ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 март 2020, 18:00

Рәсемнәрендә – күңел бизәкләре

Һәр кешенең дә яраткан шөгыле бар. Ул аңа күңел тынычлыгы, җанына ял бирә, яки киресенчә, энергия өсти. Күп очракта бу шөгыль яраткан һөнәргә дә әверелә.

Һәр кешенең дә яраткан шөгыле бар. Ул аңа күңел тынычлыгы, җанына ял бирә, яки киресенчә, энергия өсти. Күп очракта бу шөгыль яраткан һөнәргә дә әверелә. Хәзерге заманда һәркайбыз күңеленә яткан бик күп төрле кызыклы шөгыль таба ала. Хобби көндәлек тормышыбызны ямьли, аны чагу төсләр белән ямьли.
Безнең тәрбияләнүчебез Каринаның яраткан шөгыле – рәсем төшерү. Бу аның үзенчәлекле кечкенә дөньясы. Дөньяга һәр кайсыбыз үз тәкъдире белән туа. Шулай килеп чыга – язмыш аны ул төньяк-көнбатыш “Гаилә” районара үзәгенең Чакмагыштагы балалар һәм үсмерләр өчен приютына алып килә. Биредә яши башлагач ул Балалар иҗат үзәгендә эшләп килгән рәсем берләшмәсенә йөри башлый. Бу берләшмәдә ул каләм һәм төсле буяулар төрле предметларны, җәнлекләрне, портретларны, пейзаж һәм натюрмортларны оста итеп кәгазьдә сынландырырга өйрәнә. Рәсем төшерү Каринага зур канәгатьлек хисе бүләк итә. Иҗат тормыштагы каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә, рух ныклыгы бирә дигән фикердә ул.
Чыннан да, сәнгать безнең хыял офыкларын ача, тормыш матурлыгын күрергә һәм аңларга ярдәм итә, кешеләргә гүзәллек бүләк итәргә омтылышны арттыра. Карина портретлар һәм пейзажлар белән мавыга. Яшьтәшләре һәм приют хезмәткәрләре аның картиналарын карап соклана, аларның үзенчәлекле булуын билгели. “Мине үзем өчен бик тә кызыклы шөгыль табуым белән бәхетлемен. Бу мавыгуым миңа ял итәргә, тынычланырга һәм бик күп яңалыклар үзләштерергә ярдәм итә”, – ди Карина.
Рәсем берләшмәсендә шөгыльләнгән вакытта Карина үзен тик яхшы яктан гына күрсәтте. Ул бик тә сурәт төшерергә ярата һәм куелган максатларга җаваплы, иҗади карый: балавызлы акбур, акварель, гуашь, гади каләм белән рәсемнәр төшерә. Өстәмә материал табарга тырыша, берләшмәдән кайткач та сурәтләмәләр ясый, артабан аларны түгәрәктәге дәресләрдә дә куллана. Аның бүлмәсе диварларында да кызның күңел җылысы кушылган рәсемнәр урнаштырылган. Холкы-фигыле буенча да тыныч, тирә-яктагыларга дустанә мөнәсәббәттә, аралашучан ул, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Төрле бәйгеләрдә катнашып, берничә тапкыр призлы урыннар алуга да иреште Карина. Аның тыйнаклыгы, тырышлыгы һәм башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә белүе сокландыра. Безнең тәрбияләнүчебез район, республика күләмендә үткәрелгән конкурс һәм чараларда актив катнаша. Аңа киләчәктә дә бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.
Читайте нас: