ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 апрель 2020, 11:10

Район гәзите исемен алыштырды

“Өегездә калыгыз” (“Сидите дома”). Стәрлетамак районында нәшер ителгән “Сельские нивы” гәзитенең җомга саны нәкъ шушы исем белән дөнья күрде.

“Өегездә калыгыз” (“Сидите дома”). Стәрлетамак районында нәшер ителгән “Сельские нивы” гәзитенең җомга саны нәкъ шушы исем белән дөнья күрде. Бу карар районда яшәүчеләрнең игътибарын барлык дәрәҗә властьларның йортларда калырга чакыруына юнәлтү өчен кабул ителде. “Без гәзитнең исемен алыштыру кебек иң изге төшенчәгә кагылу өчен ниндә дә булса глобаль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл булырга тиеш иде. Бу безнең өчен шәхси җаваплылык. Һәм бу бер генә тапкыр кабатлана торган акция.
Без әлеге вакытта үзизоляция кагыйдәләрен төгәл үтәүдән мөһимрәк бер нәрсә дә юк, дип исәплибез. Гәзитнең җомга саны “Өегездә калыгыз” исеме белән чыкты. Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, моның белән без сезгә иң мөһим фикерне: вирус таралуны туктатуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе – социаль бәйләнешләрне мөмкин кадәр чикләү булуын җиткерергә омтылдык. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” – дип язылган “Сельские нивы” гәзите редакциясенең үз укучыларына мөрәҗәгатендә.
Читайте нас: