ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 апрель 2020, 11:50

Юл хәрәкәте хәвефсез булсын өчен

Башкортстанның 27 муниципаль берәмлегендәге аварияләр хәвефе югары булган урыннарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче яңа 115 комплекс җиһазланды. Моңа кадәр 380 шундый комплекс урнаштырылган иде.

Башкортстанның 27 муниципаль берәмлегендәге аварияләр хәвефе югары булган урыннарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче яңа 115 комплекс җиһазланды. Моңа кадәр 380 шундый комплекс урнаштырылган иде.
Хәрәкәт тизлеге режимын бозуны теркәүче комплекслар Әлшәй (8), Аскын (11), Авыргазы (8), Балтач (2), Бәләбәй (1), Белокатай (2), Белорет (1), Бишбүләк (1), Бөре (7), Благовар (3), Бөрҗән (4), Дәүләкән (3), Дуван (5), Дүртөйле (1), Ярмәкәй (6), Иглин (1), Кырмыскалы (12), Кыйгы (2), Краснокама (1), Мәләвез (2), Мәчетле (7), Мишкә (2), Салават (2), Стәрләбаш (5), Тәтешле (10) районнары һәм Салават (2) белән Сибай (6) шәһәрләрендә дә җиһазланды. Бу камералар урнаштырылган урыннар исемлеге белән Башкортстан Республикасының Транспорт буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга була.
“Башинформсвязь” җәмгыяте белән дәүләт килешүе нигезендә төбәкнең 62 муниципаль берәмлегендә аварияләр хәвефе югары булган участокларда 609 камера кую планлаштырыла.
Әлеге вакытта төбәк территориясендә 495 комплекс урнаштырылган. Калган 114 комплекс агымдагы елның 1 маена кадәр файдалануга тапшырылачак.
Юл кагыйдәләрен бозуны фото, видеотеркәү системасын артабан үстерү буенча бу проект юл хәрәкәтен хәвефсез итү, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә үлем очракларын киметүгә юнәлтелә.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: