ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 апрель 2020, 15:59

Батырлар турында мәгълүмат туплана

Хөрмәтле райондашлар, якташлар!
Районыбызның тарих һәм туган якны өйрәнү музее каршында эшләп килүче иҗади төркем Бөек Ватан сугышы чорында хәрби хезмәткә чакырылган якташларыбыз турында шәхесләр энциклопедиясе бастырып чыгару максатында мәгълүмат туплый. Әтиләрегез, картәтиләрегез, якыннарыгыз, дусларыгыз арасында “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләрен алучылар булса, шул хакта безгә 89875810257 номеры буенча шалтыратып хәбәр итүегез сорала. Карантин чорында мәгълүматны телефон аша җиткерә аласыз. Бу сынаулар узгач, булачак китапның макеты һәм язмалары белән район музеена килеп танышырга мөмкинлек булачак.
Рәзифә Сәхапова,
иҗади төркем әгъзасы.
Читайте нас: