ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 апрель 2020, 13:35

Якташыбыз иҗаты өчен бердәм булып тавыш бирик

Билгеле булуынча, 26 апрельдә милләттәшләребез бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгели. Шушы истәлекле датага багышлап, “Кызыл таң” гәзите иҗади бәйге игълан итте.

Римма Миңнехаҗип кызы Гайнанованы райондашлар талантлы шагыйрә буларак белә һәм якын итә. Талантлы якташыбыз – күп җырлар авторы да. Аның шигырьләренә язылган җырларны танылган сәхнә осталары башкара. Әлеге вакытта да ул иҗат дөньясында “кайнап “ яши – яңа шигырьләр яза, Яңа Каръяуды мәдәният йортында эшли.
Билгеле булуынча, 26 апрельдә милләттәшләребез бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгели. Шушы истәлекле датага багышлап, “Кызыл таң” гәзите иҗади бәйге игълан итте. Бу конкурста якташыбыз Римма Гайнанова да катнаша. Аның “Тукай” дип исемләнгән шигыре республика гәзитенең сайтына урнаштырылган. Конкурста җиңүчеләр шигырьне күпме кеше шушы сайтка кереп укуына карап билгеләнә. Тавыш бирү 26 апрель иртәсендә тәмамлана һәм шушы көнне шигъри бәйгегә йомгак та ясала. Якташыбызның конкурста катнашкан шигыре өчен “Кызыл таң” гәзитенең “ВКонтакте”, “Одноклассники” сайтларындагы төркемнәреннән укып та тавыш бирергә мөмкин. Һәрвакыттагыча бердәм булып, талантлы якташыбызны хуплыйк, аның шигыре өчен тавыш бирик, райондашлар! Моның өчен https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/millt/Tukayga--Chakmagishtan-231851/ сылтанмасына басып сайтка керергә кирәк булачак.
Читайте нас: