ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2020, 12:35

Рамазан шәриф мөбәрәк булсын!

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Бүген, 23 апрельдә, кояш баю белән изге Рамазан шәриф ае башлана.

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим!
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Бүген, 23 апрельдә, кояш баю белән изге Рамазан шәриф ае башлана, әлхәмделиллаһ. Һәрбарчаларыгызны мөбәрәк ай башлану шатлыгы белән тәбрик итәм. Бу ай рухыбызны, тәнебезне пакъләндерү, сабырлык тәрбияләү һәм килешү ае.
Сәламәт булган һәр мөэмин-мөселман 30 көн ураза тотарга тиеш. Ураза Аллаһы Тәгаләдән бәндәләргә боерылган олы нигъмәттер. Ул нәфсене җиңәргә, күңелне сафландырырга, Аллаһыга якынаерга ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, тәннәребезгә сәламәтлек, рухи күтәренкелек һәм изге гамәлләр белән яшәргә насыйп итсен. Ураза тотарга җиңеллеген, ярдәмен бирсен! Әмин!
Беренче тәравих намазы 23 апрельдә кичке 22 сәгать 15 минутта үтә. Иртәгә, 24 апрель – уразаның беренче көне. Иртәнге аш – сәхәр сәгать 4-кә кадәр тәмамланырга тиеш. Ифтар – авыз ачу вакыты 20.45 сәгатьтә башлана.
Рамазан шәриф мөбәрәк булсын!
Быел тәравих һәм җәмәгать намазлары, шулай ук җомга намазлары да аерым бер вакытка кадәр йортларыбызда укылачак, Аллаһ Тәгалә гафу итсен. Әмма бу бүгенге вәзгыятьтә кешеләрнең сәламәтлеген һәм хәтта гомерен саклап калуның иң ышанычлы ысулы.
Читайте нас: