ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 апрель 2020, 14:10

Үзчикләнү режимына чираттагы үзгәрешләр

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 22 апрельдә югары әзерлек режимы кертелү турындагы Указына беркадәр йомшартулы үзгәрешләр кертте. Аңа ярашлы, кичәге көннән башлап балалар кием-салымнары һәм сунарчылык кирәк-яраклары белән сәүдә итү магазиннарына да эшләргә рөхсәт бирелде. Әлбәттә, барлык саклану кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителеп.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 22 апрельдә югары әзерлек режимы кертелү турындагы Указына беркадәр йомшартулы үзгәрешләр кертте. Аңа ярашлы, кичәге көннән башлап балалар кием-салымнары һәм сунарчылык кирәк-яраклары белән сәүдә итү магазиннарына да эшләргә рөхсәт бирелде. Әлбәттә, барлык саклану кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителеп. Хәтерегезгә төшерәбез, элегрәк республика җитәкчесе сунарчыларга атнасына бер мәртәбә барлык саклану чараларын төгәл үтәп һәм барлык санитар кагыйдәләрне тайпылышсыз тотып ауга чыгарга рөхсәт иткән инде, әмма моңа кадәр сунарчы кирәк-яраклары белән сәүдә итүче магазиннар эшләтелмәде. Балаларга да кием-салым кирәк, һәм аларны да хәзер барлык кагыйдәләрне төгәл үтәп сатып алуда чикләнүләр булмаячак. Берничә көн элек парикмахерскийлар һәм матурлык салоннарына эшләргә рөхсәт бирелү дә Башкортстанда башка төбәкләрдән аермалы беренче адым булды. Башкортстанда шулай ук дәүләт власте органнары, судлар, хокук тәртибен саклау органнары, район һәм шәһәрләр хакимиятләре, хаыкны социаль яклау учреждениеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба белән хезмәтләндереп һәм алып китәргә дә рөхсәт итеп гомум туклану предприятиеләре, урманчылык оешмалары, төзелеш фирмалары, күп функцияле үзәкләр, ветеринария клиникалары, зоомагазиннар, ритуаль салоннар, химик тазарту оешмалары, автосервислар, фермерлар, тегүчеләр, дача ияләре өчен магазиннар, гәзит киосклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары, интернет-заказларны ияләренә тапшыру пунктлары, адвокат фирмалары, нотариаль конторалар, саккаравыл хезмәте, һөнәри спортчылар өчен спорт заллары һәм волонтерлык оешмалары өчен эшчәнлек рөхсәт ителгән иде. Халыктан шулай ук кием-салым магазиннары ачу мөһимлеген дә кузгатып, республика Башлыгына мөрәҗәгатьләр килде. Шул ук вакытта коронавирус таралу хәвефе янау сәбәпле кертелгән югары әзерлек чарасы – үзчикләнү режимы дәвам итә. Бу – беренче чиратта үзебезне күпләп чир йоктырудан курчалау өчен мөһим һәм, башка илләр тәҗрибәсе күрсәтүенчә, иң отышлы алым. Шуңа да кертелгән барлык чикләүләргә аңлап карарга һәм тайпылышсыз үтәргә чакырабыз. Бер-беребезне саклыйк, сабыр һәм түземле булыйк. Чир таралу хәвефе янаган чорны имин үткәреп җибәрик. Барыбыз да сәламәт булыйк.
Читайте нас: