ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 апрель 2020, 17:40

Радий Хәбиров Указга яңа үзгәрешләр кертте

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле элек кертелгән югары әзерлек режимы турындагы Указына яңа үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле элек кертелгән югары әзерлек режимы турындагы Указына яңа үзгәрешләр кертте. Аларга ярашлы 25 апрельдән башлап 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бакча участокларына һәм дачаларына йөрергә рөхсәт ителде. Әмма моның өчен әлеге категория вәкилләренә үзчикләнү режимыннан вакытлыча чыгып тору турындагы шәхсән гариза язу таләп ителәчәк. Бакчаларга, дачаларга шәхси автомашиналарда да, җәмәгать транспортында да йөрергә мөмкин, әмма соңгысында мотлак перчаткалар һәм саклагыч маскалар киеп кенә. Үзегез белән шулай ук шәхесне раслаучы таныклыгыгыз, дача яки бакча участогы документлары булу да мәҗбүри. Шул ук вакытта, мөмкинлегең булганда, югарыдагы гаризада бу турыда махсус күрсәтеп, бакча йортында яки дачада куна калырга да мөмкин. Ә 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 18 сәгатькә кадәр генә генә урамда булу рөхсәт ителгәнлектән, дачадан яки бакчадан шушы вакытка кадәр кайтып җитәргә кирәк булачак. Үзчикләнү режимы шулай ук повеска белән судларга, хокук тәртибен саклау органнарына һәм башка дәүләт учреждениеләренә, шулай ук мцниципалитетлар хакимиятләренә һәм чакыру комиссияләренә (повестка яки чакыру кәгазьләре һәм паспортлар булган очракта) чакыру очракларына да таралмый. Үзгәрешләр шулай ук халыкны төзелеш материаллары, дача һәм бакчалар өчен товарлар, автотранспорт, авыл хуҗалыгы техникасы запас частьләре, тукыма материаллар, киңкүләм мәгълүмат чараларының басма продукциясе, балалар киеме, сунарчылык һәм балыкчылык кирәк-яраклары белән тәэмин итүчеләргә дә эшләргә рөхсәт итә. Болардан тыш, doroga02 сайтында теркәлеп, атнага бер тапкыр (бару-кайту юлына) шәһәр яны шәхси йортларына, шулай ук ауга һәм балыкка барып кайтырга да мөмкин. Республика Башлыгы боларның һәммәсен дә зур саклык режимын төгәл үтәп эшләргә чакырды, “чөнки безнең өчен иң мөһиме – республикабызда яшәүчеләр иминлеге, сәламәтлеге һәм гомерләре дә”, диде ул.
Читайте нас: