ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 апрель 2020, 12:22

Ташламалы хакка язылырга була

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, кадерле якташлар! "Игенче" гәзите редакциясе социаль әһәмиятле предприятиеләр исемлегенә кертелде һәм үзчикләнү режимы игълан ителгән шартларда да эшчәнлеген дәвам итә. Даими әбүнәчеләребез хәбәрдардыр – апрельнең беренче көннәреннән агымдагы елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе башланды. Гәзит-журналларга язылуны https://rbsmi.ru/catalog/ podpiska/1050/ сайтында онлайн режимында рәсмиләштерергә дә мөмкин. Шунда ук гәзитебезнең электрон вариантына язылырга мөмкин. Басма яки электрон версиягә язылуны rbsmi.ru порталындагы "Подписка" бүлегендә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен, сүзлектәге кебек, "И" хәрефе бүлегенә күчәргә һәм басмалары исемлегеннән "Игенче"не сайларга кирәк. Түләү монда ук банк картасы аша башкарыла. Бу бик тиз, уңайлы, һәм иң мөһиме, хәвефсез! Моннан тыш, гәзит-журналларга өйдән чыкмый язылырга тагын бер мөмкинлек бар. Моның өчен почта элемтәсе бүлекчәсенә шалтыратырга һәм хат ташучыны өйгә чакыртырга кирәк булачак. Ул килгәч, квитанция тутыртырга һәм аның өчен түләргә генә кала. Моны язылу бүлегенең 3-12-73 телефон саннарын җыеп эшләргә була. Реклама, игъланнар, котлаулар, кайгы уртаклашу, шулай ук гәзиткә язылу мәсьәләләре буенча 3-13-63, 8-917-44-56-654 телефоннарына шалтыратырга була. Хәбәрләрне шулай ук e-mail: [email protected] электрон почтасы аша да, WhatsApp мессенджерында

8-917-44-56-654 номерына да җибәрергә мөмкин. Әгәр заманча гаджетлар ярдәмендә текстларны тапшыру мөмкинлеге булмаса, аларны редакциягә килеп тә бирергә була. Бу очракта пандемия чорында үтәлергә тиешле барлык таләпләрне саклап, редакция ишеге кырындагы звонокка басып хезмәткәрләребезне чакырырга була. Хатларны гади почта хаты белән дә, социаль челтәрләрдәге гәзит төркемнәренә сообщение белән яки [email protected] электрон почтасына да җибәрергә мөмкин. 20-30 апрель көннәрендә матбугат басмаларына очсызрак хакка язылу ункөнлеге бара. Һәр басмага уртача 10-12 процент ташлама белән язылу мөмкинлегеннән файдаланыр өчен ДЕкаДа2020 промокодын кертергә кирәк (30 апрельдән соң моны эшләп булмаячак). сайт аша да, почтальоннарда да язылу чикләнмәгән күләмдә кабул ителә.


Читайте нас: