ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 Май 2020, 20:59

Вахта ысулы белән эшләүчеләр хәвефле урыннан Башкортстанга кайтарыла

Башкортстан ил төбәкләреннән иң беренчесе булып Якутиядәге Чаяндин файдалы казылмалар яткылыгыннан вахтадагы ватандашларны кайтаруны оештырды.

3 майда “Магнитогорск” аэропортына бортында шушы яткылыкта эшләгән 200 башкортстанлы булган беренче самолет төшеп утырды. Башкортстан Республикасы – COVID-19 инфекциясе таралу чыганагы булган вахталы эш урыныннан үз гражданнарын кайтару буенча эшне оператив рәвештә оештырган Русиядәге бердән-бер төбәк. Якутиядән кайтан барлык вахта эшчеләрен Әбҗәлил районында урнашкан санаторийга обсервациягә урнаштырдылар. Карантин вакытын һәм медицина тикшерүен үткәннән соң алар үз гаиләләре янына кайтачак. 4 майга Магниторск шәһәре вахтачылар булган 4 бортны кабул итте. 5ндә янә ике самолет көтелә. Бу самолетларда туган якка кайтучылар арасында безнең райондашларыбыз да бар.

Белешмә өчен: 28 апрельдә Якутиянең Ленск районында вахтадагы эшчеләр карантин таләпләренә җавап бирми торган яшәү шартларына каршы булуларын белдереп, митингка чыктылар. Алар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка социаль челтәрләр аша да мөрәҗәгать итеп, коронавируска тапшырылган анализ-пробаларның нәтиҗәләрен белә алмаулары, авыручылар һәм сәламәт кешеләрне аеру өчен чаралар күрелмәве, барысы да бер тулай торакта яшәүләре, вирустан шәхси саклану чаралары булмавы турында сөйләделәр.

30 апрельдә Башкортстан җитәкчесе Р.Ф.Хәбиров Хөкүмәт киңәшмәсендә тиз арада вахтадагы башкортстанлыларны өйгә кайтарачаклары хакында белдерде. “Без аларны уйламый да кабул итәчәкбез. Алар – безнең туганнарыбыз, республикада яшәүчеләр. Әйе, аларны кайтару буенча эш күләме зур. Алар арасында, әлбәттә, COVID-19 инфекциясен йоктыручылар да бар. Бу сәламәтлек саклау системасына җитди сынау булачак”, – диде Радий Фәрит улы.

4 майга Башкортстанга кайтарылган вахта эшчеләре арасында тән температурасы югары булган якташлар юк. Самолетны каршы алган Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков билгеләвенчә, очыш вакыты озак булу сәбәпле кешеләр арыган, әмма туган якка кайтуга ирешкәнлектән, кәефләре яхшы.

Вахтадан кайтучы башкортстанлыларны кабул итүне координацияләү вазыйфасын төбәк Башлыгы үз хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәшировка йөкләтте. “Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча без Саха-Якутиядә вахта ысулы белән эшләүче ватандашдарыбызны кабул итүне оештырдык. Расланган графикка ярашлы, атнаның тәүге өч көнендә 1000 кешене кабул итәчәкбез. Атна дәвамында барлык 1800 якташыбызны кайтарып бетерергә планлаштырабыз. Аларны обсерваторларда урнаштырачаклар. Анда алар җентекле медицина тикшерүе үтеп, табибларның даими контролендә булачак һәм обсервация вакыты тәмамлангач, үз гаиләләре янына кайтачак. Саха-Якутия Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка безнең гражданнарны эвакуацияләү турындагы үтенеченә тиз арада җавап биргән өчен рәхмәт белдерде”, – диде Р.Бәширов.

“Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча без Якутиядән кайткан 400 вахта эшчесен кабул итәбез. Республикага Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнары һәм Сибай белән Баймак шәһәрләрендә яшәүче ватандашларыбыз кайтарылды. Алар барысы да эш урыннарында тест тапшырган булган, аларның нәтиҗәләре буенча авыручылар юк. Без бер атна эчендә аларны урнаштыру өчен Роспотребнадзор регламентының барлык катгый таләпләре үтәлгән база әзерләдек. Якутиядән кайтарылган ватандашларыбызга душ кабиналары булган уңайлы бүлмәләр булдырылды, алар җылы аш белән тәэмин ителә. Номерларда телевизорлар, суыткычлар, чайниклар бар. Обсерваторда эшләүче хезмәткәрләрнең хәвефсезлеге дә тәэмин ителгән. Барлык вирустан шәхси саклану чаралары һәм дарулар җитәрлек күләмдә алынган. Вахтадан кайтучыларның туганнары-якыннарына мөрәҗәгать итеп: мин сезне аңлыйм, барыгызның да бик тә күрешәсе килә, димен. Әмма әлегә үзегезне хәвеф астына куярга ярамый. Бераз гына түзегез. Сезнең улларыгыз, ирләрегез, абый-энеләрегез һәм әтиләрегез турында без хәстәрлек күрәбез. Без үзебезнекеләрне авырлыкта ташлап калдырмыйбыз”, – ди бу хакта Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Таһир улы Нәфыйков.
Читайте нас: