ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 Май 2020, 18:10

Күп төрле акцияләргә кушылып

Илебезнең кабатланмас һәм изге бәйрәме булган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү билгеләнгән 9 май көнне ил, республика күләмендә күп төрле онлайн-акцияләр үтте. Коронавирус пандемиясе таралу хәвефенә бәйле, күп халык катнашлыгында һәм тантаналы үтәргә тиешле бу чараларның байтагы Интернет ярдәмендә оештырылды. Аларда безнең райондашлар да актив катнашты.

Илебезнең кабатланмас һәм изге бәйрәме булган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү билгеләнгән 9 май көнне ил, республика күләмендә күп төрле онлайн-акцияләр үтте. Коронавирус пандемиясе таралу хәвефенә бәйле, күп халык катнашлыгында һәм тантаналы үтәргә тиешле бу чараларның байтагы Интернет ярдәмендә оештырылды. Аларда безнең райондашлар да актив катнашты.
Чакмагышлылар социаль челтәрләрдә үткән “Үлемсез полк”, “Картәтигә Җиңү өчен рәхмәт”, “Без барыбер рәхмәт әйтәбез”, “Җиңү әдәбияты”, “Җиңү варислары” , “Җиңү вальсы”, “Җиңү тәрәзәләре” акцияләренә бердәм кушылды. Район һәм авыл мәдәният йортлары, авыл клублары иҗади коллективларының концерт программалары “Җиңү салюты-2020” республика фестивале чикләрендә офлайн режимында трансляцияләнеп күрсәтелде. Район китапханәчеләре социаль челтәрләрдә “Хәтер безгә тыңгылык бирми...” дип исемләнгән офлайн-проект, Чакмагыш крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Чакмагышлылар каһарманлыгы үлемсез” онлайн-күргәзмәсен оештырды. Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе коллективы шулай ук социаль челтәрләр аша “Җиңү җырлары җыентыгы” офлайн-эстафетасын тапшырды, “Солдат шинельләрендәге җырлар”, “Тарих сәхифәләре буйлап”, “Сугыш музыкасы”, “Геройлар истәлегенә”, “Пулялардан курыкмаган бөек артистлар”, “Сугыш кайтавазы”, “Ветеранга открытка” һәм башка онлайн-чараларда катнаштылар.
Район үзәгенең Азатлык урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бу көнне истәлекле шундый бер чараның шаһиты булып кына калмыйча, үзләре дә анда катнашты. Алар нәкъ көн үзәгендә – 12.00 сәгатьтә “Туган тәрәзәдә Үлемсез полк” һәм “#Йорт алдында җырлыйбыз” акциясенә кушылды. Бу йортларда яшәүчеләр балконнарга чыгып та, ишек алларына төшеп тә, хәвефсезлек таләпләре буенча тиешле дистанцияне саклап, район мәдәният йорты һәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән бергә кече яшьтән үк барыбызга да таныш булган В.Харитонов сүзләренә Д.Тухманов иҗат иткән “Җиңү көне” җырын башкарды. Балконнарга Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының фотосурәтләрен күтәреп чыгып акциягә кушылучылар да булды. Алар барысы да тантаналы бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләрен бүләк иткән сәхнә осталарына һәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтле булуларын белдерде.
Бу көнне кичке 21.00 сәгатьтә Гомумрусия акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышы алышларында катнашкан һәм ил азатлыгын саклап калуга үз өлешен керткән якыннарының якты истәлеген бер минут тын калып искә алды һәм акция ахырында телевидениенең үзәк каналларында яңгыраган “Җиңү көне” җырын башкарган якташларыбыз да күп булуына иманыбыз камил.
Бераз соңрак, 22.30 сәгатьтә исә байтак якташлар “Хәтер шәме” акциясен ихлас хуплауларын белдереп, Ватан азатлыгы өчен гомерләре белән түләп, чит җирләрдә сугыш яланнарында мәңгелеккә ятып калган һәм туган туган җиренә кайтып бакыйлыкка күчкән, бу шатлыклы көнне безнең белән бергә каршылый алмаган җиңүче-фронтовиклар хөрмәтенә тәрәзәләрендә хәтер шәмнәрен кабызды. Төн караңгылыгын җиңеп, дистәләгән тәрәзәләрдә кечкенә якты утлар балкыды, мәңгелеккә күчкән җаннар рухын сөендереп, рәхмәт хисләрен җиткерде.
Алай гына да түгел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы тантанасының иң югары ноктасы булып төнге күктә бәйрәм фейерверклары йөзләгән якты утлар булып кабынды. Балкышлары ерактан ук күренгән, ветераннар хөрмәтенә бүләк ителгән иң зур һәм төрле төсле чәчкә гөлләмәләрен хәтерләткән салют районның дүрт мәйданчыгында оештырылды.
Пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, бу көнне һәркайда тантаналы бәйрәм рухы хөкем итте.
Читайте нас: