ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июнь 2020, 13:50

Данлы китапханәче

Зинфира апа Гафарованың исемен ишетүгә иң тәүдә Чакмагыш үзәк китапханәсе күз алдына килә. Шулай булмаска мөмкин дә түгел, чөнки Зинфира Хөсәин кызы-китапханәдә эшләп дан казанган, озак еллар дәвамында җитәкчелек иткән, Чакмагыш районының җәмәгать тормышында актив катнашып яшәгән, “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп” медальләре, “Бишъеллык алдынгысы”, “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре белән бүләкләнгән, Ленин орденына, “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә, “Чакмагыш районы алдында аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” күкрәккә билгегә лаек булган, бихисап хезмәттәшләренә, яшь буынга олуг остаз булып торган легендар шәхес ул!
Минем Зинфира ханым белән күптәннән танышырга теләгем бар иде. Аның турында вакытлы матбугат битләреннән, райондашларыбыз сөйләгән җылы сүзләр аша белә идем. Форсаты да килеп чыкты. 27 май – Китапханәләр көне алдыннан, күп тә уйлап тормадым, шалтыратып, телефон аша вакытны билгеләп үттек тә, юл тоттым. Капкадан керү белән ихатасының чисталыгына, йорт-курасының җыйнаклыгына, матур итеп тюльпаннар үстерүенә күзем төште, ә инде өенә узгач – пөхтәлегенә, тәртипкә, берсеннән-берсе сокландыргыч гөл-чәчәкләр каравуына һәм, әлбәттә инде, шкафларда киштә-киштә китаплар зур урын биләвүенә генә түгел, ә инде хәтта фотообойда китаплар киштәләре сурәтләнгән булуына таң калдым.
– Зинфира Хөсәиновна, бу сорау инде, гадәттәгечә, классигырак сорау булыр. балачагыгыз турында әз генә сөйләп үтсәгез иде. Сез – авыр сугыш еллары баласы бит.
–Мин Бүздәк районының матур табигатле Күзәй авылы кызымын. Әткәем Хөсәин абзыегыз колхозда Келәт мөдире булып (ул вакытта-амбарда) хезмәт итте. Без ул вакытта бәләкәй сабыйлар идек, миңа нибары 4-5 яшь кенә иде. Әткәебезне авылыбыз уртасындагы кое буеннан Бөек Ватан сугышына озаткан мәлләр әле дә хәтердә...
–Китаплар укырга ярату гына түгел, ә инде Уфа шәһәрендә урнашкан китапханәчеләр әзерләү техникумына укырга, белем алуга омтылу кайчанрак туды Сездә? Нәрсәләр моңа, этәргеч булды?
–Әти-әниебез, колхозчылар, гына булуга карамастан, китаплар укырга бик яратты. Мәктәпкә укырга төшкәч, укытучылар бүлмәсендә, китаплар белән бер шкаф бар анда да китаплар саны бик аз иде. Беренче укыган китабым “Алладинның сихри лампасы” булды. Аны укыганым истә: эчтәлеген бик күп сөйләтттеләр. Шуннан соң башка китапларны укыйсым килде.Агалы-энеле Гриммнарның китапларын укыдым һәм артабан да китаплар укырга бик нык яраттымным. Әле яңарак кына күренекле язучы Зифа Кадыйрованың яңа бер әсерен укып беттем. Менә шулай итеп балачактан китаплар укырга ярату булачак һөнәремә олы йогынта ясагандыр да...
Минем уйлавымча, әдәбиятны һәм телне сөйгән кешеләр генә китапханәче һөнәренә ия булаладыр.
–Чынлап та, китапларны, әдәбиятны, туган телем һәм Ватаным үз иткән кеше генә китапханәче булып, укучы белән эшли ала. Китап уку дигәч тә, укучыга нинди китап кирәген белү мөһим.
–Яңа Балтач авылы китапханәсенә эшкә кайткач, ул чактагы яшь белгеч Зинфира ничек эш башлаган икән?
–Яңа Балтач авылы китапханәсенә техникумны тәмамлагач, һөнәри белемгә ия булу таныклыгы алгач юнәлтмә белән эшкә кайттым. Китапханә ул вакытта клуб бинасында иде. Юл буенда сәмәннән салган клубның бер башында китапханә иде. Ул ягылмый иде, җыештыручы килеп чи утын яга, ул янгпыскып тикр-янмас. Ләкин шулай булса да эш гөрләп барды, өстәлдән колхоз яздырган гәзит-журналлар өзелмәде. Кеше бик күп йөри иде, кычкырып укулар, фикер алышу, төрле форматтагы әдәби кичәләр, концертларны еш оештыра идек.
Димәк, Сез, чыныгу аша тәҗрибә туплагансыз, әйеме?
–Әйе, ул чорда бик бай тәҗрибә тупладым.
–Чакмагыш китапханәсенә мөдир итеп тәгаенләнгәч, авырлыклар булгаладымы? Ул вакыт, районыбыз, республикабыз тарихы битләреннән беләбез – төзелеш, матди базәаларны ныгыту чоры, Чакмагышыбызның күтәрелеп, балкып килгән мәлләре.
–Иң тәүдә мин балалар китапхәнәсенә – Чакмагышка эшкә күчеп килдем, ул вакытта анда Камилә Җиһандар кызы Шәрипова(белеме буенча укытучы иде) белән хезмәт салдык. Балалар китапларны бик теләп укыйлар иде. Ул китапханә-район советының иске бинасында, 2 катлы. 1967 елның февраль аенда мәдәният бүлеге җитәкчесе Шәмсинур Сәгъдәт кызы мине Уфага алып барды. Яңа вазыйфага – Чакмашгыш районы китапханәсе җитәкчесе итеп тәгәенләделәр. Биредә дә ягарга юк иде, күрше Бакалы районы Иске Корыч авылы урманында егылган агачларны кисә идек, ә без машина табып килгәнче бүтән кешеләр алып китә. Шулай интегеп яшәдек, бик җиңелдән булмады. Районыбыз Кушнаренкога кушылып торган чак иде һәм Чакмагыш кире район булып кайткач үзәге үзненә кайткач, без – мәдәният йортының өске катындагы рәссамнар бүлмәсенә, балалар китапханәсе – Трактор урамындагы иске клуб урынына күчте. 1975 елда әлеге яңа бинаны төзеп, анда чыктык. Хезмәттәшләремнән бик уңдым. Без китапханәләрне үзәкләштерүне Башкортостанда беренче булып башладык һәм җиренә-җиткереп эшләп, һәрчак алдынгылар сафында булдык. Бу инде, әлбәттә, үземнең генә түгел, ә хезмәттәшләремнең дә булдыклылыгы һәм тырышлыгы икәненә иманым камил. Камилә Шәрипова, Нәҗибә Гәрәева, Лүзә Байбакова, Дилә Асылова, Рәшидә Кинҗәкәева, Фая Маскова, Зоя Сабирова, Зөлфия Булатова, Рима Хәбирова, Наилә Габидуллина, Наилә Гайсина, Әгъдәл Низаев, Рәзифә Арсланова, Фәйрүзә Әхмәтова, Лена Латыйпова кебек кешеләрдән торган оста коллектив белән идарә итәргә туры килде. Ә остазларыма килгәндә инде – Нәҗибә апа Гәрәева һәм Камилә ханым Шәрипова минем хезмәт, тормыш юлымда үрнәк булып тордылар.
– Зинфира ханым, Сез бит әле районыбыз тарихына актив җәмәгатьче дә беләм булгансыз. Шул хакта да сөйләп узсагыз иде.
-Әйе, ул вакытта бар булмышыбызны биреп, җиң сызганып чакмагышлыларның әдәби зәвыгын күтәрү хакына бихисап эшләрдә башкарып тордык. Бу эшләрне минем иң якын ярдәмчем, уң кулым Дамира Әлтәф кызы Казыйханова булды. Аңа рәхмәт сүзләрем чиксез. Бер ел Бөек Ватан сугышы тәмамлануның чираттагы юбилее булганда, без шул уңайдан тол хатыннарны, яу кырында уллары ятып калган аналарны зурлау проектын эшләдек: кичәләр үткәреп, аларның иңнәренә яулыклар яптык. Бу күркәм чара һәр колхозда, һәр авылда гөрләп узды. Эшләгән дәверемдә Чакмагыш районының күренекле журналистлары – Хәйдәр Басыйров һәм Әгъдәл Низаевның да ярдәмнәре зур булды.
–Гаиләгездә балаларыгыз, оныкларыгыз китап укуга әвәсме? Алар һәм Сез шәхсән үзегез нинди телдәге, нинди авторларның әсәрләренә игътибарны күбрәк бүләгез, яратасыз? Кызыгыз Рәүфә Рәүфовна Сездән үрнәк алып китапханәче һөнәренә ия булган бит инде...
–Үзем күбрәк татар, рус язучыларыныкын, районыбызның тормышы көзгесе булып дистә еллар дәвамында чыгып килгән “Игенче” гәзитен, республикада нәшер ителгән “Тулпар” журналын азаккы битләренә кадәр тәфсилләп укып барам. Улым инде эше буенча фәнни китапларга, басмаларга әһәмият бирә, оныкларым да китапны читкә куймый! Ә кызым – Рәүфәмнең минем һөнәргә ия булуыда очраклы түгел, чөнки бәләкәй чакта иптәш кызлары белән минем яңыма эшкә килеп шау-гөр уйныйлар иде, балалар китапханәсендә эшлибез, дип.
Барлык хезмәттәшләремә, китап сөюче дускайларыма исәнлек, иминлек, бәхет, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телим. Бүген без башлаган эшне лаеклы итеп дәвам итүләренә бик шатмын.
Зинфира апа янына килгәндә әз генә каушабрак тордым, шундый олуг хөрмәткә лаек райондашыбыз белән әңгәмә коруым ничек үтәр, булдыра алырмынмы икән, дип уйлар бар иде. Ләкин аның белән сөйләшә башлагач-мин Зинфмра Хөсәин кызының гадилегенә, кешелеклегенә, кечелеклелегенә булды һәм инде 80нән өстә булса да, тирән зиһенле, актив тормыш позицияле, сокландыргыч итеп саф татарча җаваплар кайтаруына шаккаттым. Менә шундый, безгә – яшьләргә өлге булып торган райондашларыбыз яши безнең ямьле Чакгышыбызда.
Юлай Низаев, М.Акмулла исемендәге БДПУ каршындагы көллият студенты.
Читайте нас: