ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 июнь 2020, 16:50

Районыбыз яхшы тәэссоратлар калдырды

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Хәйривара улы Сәгыйтов эш сәфәре белән Чакмагышта булды

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Хәйривара улы Сәгыйтов 3 июньдә эш сәфәре белән Чакмагыш районында булып китте. Яшьләр сәясәте һәм спорт, хокук саклау, гадәттән тиң хәлләрне булдырмауга һәм аларның казаларын бетерүгә тәгаенләнгән оешма-учреждениеләр эшчәнлегенә кураторлык итүче югары кунакны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев район үзәгендәге берничә учреждение эшчәнлеге белән таныштырып озатып йөрде. Иң тәүдә ул өсте булы “Чакмагыш – Арена” боз шугалагында булды. Илебездә игълан ителгән үзчикләнү режимы шартларында әлегә эшчәнлеге туктатылып торылган мәһабәт боз сараенда бүген яхшылап ремонтлау буяу эшләре тәмамланган, шушы көннәрдә боз мәйданчыгын катырып, анда спортчылар күнекмәләр үткәрә башлаячаклар, дип белдерде аның директоры Рөстәм Фәвис улы Шәехов. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев республика Хөкүмәте ярдәме белән төзелгән әлеге объектның Чакмагышта 50 елдан артык данга ия хоккей уены тарафдарларына зур бүләк булуы, биредә шөгыльләнүчеләрнең зур уңышлар яулавы, алай гына түгел, аренаның төбәктә хоккейны үстерү буенча әһәмиятле урынга әверелүе, инде берничә зур күләмле турнирлар оештырылуы турында горурланып сөйләде. Боз сараеның эче генә түгел, тышы да югары кунакта яхшы тәэссоратлар калдырды: биредәге уңайлыкларга, тәрбияле тотылган мәйданнарга, яшеллеккә, агачларга һәм чәчәкләр түтәлләренә ул югары бәһа бирде. Артабан 94 санлы янгыннардан саклану частендә тукталдылар. Аның җитәкчесе Азат Нурихан улы Сәитов биредәге шартлар, отрядның матди техник хәле, муниципаль район хакимияте һәм авыл биләмәләре җитәкчеләре белән берлектә баш карылучы эшчәнлекләре, бердәм көч белән янгыннар санын һәм алардан күрелгән зыян күләмнә рен киметүгә ирешүләре турында тәфсилләп сөйләде. Югары кунак биредәге автомашиналарның пөх тә тотылуына сокланды, аларның төзеклегенә, яктылык сигналлары һәм сиреналарның тиешенчә эшләвенә инанды. Тәүлек әйләнәсенә дежурда торучы егетләрнең әзерлек күнекмәләре үтүе, көнкүреш шартлары белән танышты, аерым киңәш тәкъдимнәрен җиткерде. Ирек Хәйривара улы шулай ук район эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге белән дә кызыксынды. Җәмәгать хәвефсезлеге полициясе, ЮХХДИ һәм участок уполномоченныйлары бүлекләре урнашкан бинада булып, ул биредәге шартлар белән танышты. Бүлек начальнигы, полиция полковнигы Нияз Ринат улы Казаев белән аларны күптәнге дуслык җепләре, кайнар нокталарда бергә хезмәт еллары бәйләве турында белдереп, аны республикада иң тәҗрибәле, иң булдыклы хокук сакчыларының берсе, дип атады. Район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Николай Аввакумович Антонов зур горурлык белән үз музейлары экспонатлары белән таныштырды. Биредә хәтта республика музейларында да булмаган экспонатлар саклануы, аларның яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә ярдәм итүе турындагы әңгәмәләр шулай ук югары кунакта чагу тәэссоратлар калдырды. “Чакмагышлылар эшли дә, яши дә белә, аларның һәръяклап та алдынгы икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым, – диде Ирек Хәйривара улы очрашу азагында. – Һәммәгезгә дә яңадан-яңа уңышлар, бәхет телим”.
Читайте нас: