ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июнь 2020, 18:30

Пөхтәлек һәм тәртип һәркайда мөһим

Билгеле булуынча, дөньякүләм коронавирус пандемиясе шартларында үзчикләнү режимы кертелү сәбәпле, Башкортстан республикасы Башлыгы радий Фәрит улы хәбиров Әрвахлар рухларын искә алу көнен 2 майдан 6 июньгә күчергән иде. Узган шимбәдә район биләмәсендәге зиратларны күмәкләп җыештырып, тәртипкә китерү өмәләре үтте.

Билгеле булуынча, дөньякүләм коронавирус пандемиясе шартларында үзчикләнү режимы кертелү сәбәпле, Башкортстан республикасы Башлыгы радий Фәрит улы хәбиров Әрвахлар рухларын искә алу көнен 2 майдан 6 июньгә күчергән иде. Узган шимбәдә район биләмәсендәге зиратларны күмәкләп җыештырып, тәртипкә китерү өмәләре үтте. Хәбәр ителүенчә, иртәнге 9 га район үзәгенең янгын сүндерү часте артындагы күп буын чакмагышлылар мәңгелек төяк тапкан зират янына йөзәрләгән кеше җыелды. Төрле яшьтәге төрле һөнәр вәкилләре бергәләп изге йортны тәртипкә китерергә омтылды. Берничә сәгать эчендә зират эченнән дистәләгән трактор арбасы корыган агачлар, иске веноклар һәм чә- чәк гөлләмәләре, буяу савытлары, артык үсеп, куерып җәелеп киткән агач-куаклар, башка төр чүп-чар җыелып, полигонга чыгарылды. Каберстан эче матурланып, төзекләнеп калды. Мондый изге эшләр өчен, әлбәттә, әрвахлар рухлары да сөенсә, бу өмәдә катнашкан һәр кеше үзеннән шәхсән саваплы өлеш кертә алулары өчен горурлык хисләре кичермичә калмагандыр. Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бу җәһәттән аеруча оешканлык күрсәтте. Һәр килүчегә махсус битлек-маскалар таратылды, саклану чаралары турында аңлату эшләре алып барылды. Изге эштән һәммәсе – муниципаль район хакимияте җитәкчеләреннән башлап пенсионерлар һәм хәтта үсмерләр дә читтә калмады, һәммәсе үзеннән өлеш кертергә тырышты. Мондый өмәләр бик күп авыл биләмәләрендә дә оештырылды. Мәрхүм ата-бабалары, туганнары, якыннары җирләнгән изге урыннарны җыештыруга урында яшәүчеләрдән тыш, чит яклардан кайтучылар да бердәм чыкты. Әлеге изге башлангыч артабан да дәвамлы булыр, мәңгелек йортларыбыз караулы-тәрбияле тотылыр, дип ныклы ышанабыз.
Читайте нас: