ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июнь 2020, 17:50

“Яулыклы “служаклар”

Җиңү көне – фронтның алгы сызыгында сугышкан яугирләрне дә, Җиңү өчен тылда фидакарь эшләүчеләрне дә, сугыш аркасында якыннарын югалтучы һәм әлегәчә ул югалтуларны онытмаганнарны да, Бөек Ватан сугышы ерак тарих кына булганнарны да берләштерә торган бөек бәйрәм ул. Бу көнне батырлык, фидакарьлек, чыдамлык өлгесе булган, канкойгыч сугышларда соңгы сулышына кадәр көрәшкән солдатлар, көне-төне керфек какмыйча эшләгән тыл хезмәткәрләре алдында бөтен ил белән баш иябез... Илгә азатлык яулаган ветераннарны без Бөек Җиңүгә 75 ел билгеләнгән көннәрдә генә түгел, һәрвакыт искә алып торырга бурычлыбыз. Бүген минем тыл ветераны Сания апа Гайнетдинованың хезмәт тарихы турында сөйлисем килә. Сугыш башлану белән 17 яшь лек Сания Әрдәширова белем алган медицина училищесында фронтка демобилизация башлана. Сугышка җибәрелүдән куркып, Сания укуын ташлап туган авылы Ташкалмашка кайта. Шулай да 17 яшьлек Сания язмышына сугыш уты үз кисәвен ташлый – 1941 нче елның җәендә тирә-яктагы авыллардан җыелган, үзе кебек япь- яшь кызлар белән Санияне хезмәт фронтына – Свердловск өлкәсенә торф яткылыкларына эшкә җибәрәләр. Менә ничек хәтерли ул елларны Сания апа: “Яз һәм җәй айларында торфны киптерә идек, ә көзен шул кипкән торфны составларга төиибез. Яз уртасыннан соң көзгә кадәр эшли идек. Баракларда яшибез, иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр каръердабыз. Мин Иске Калмаш, Ташкалмаш, Кавказ, Яңа Бәшир, Иске Бәшир, Яңа Калмаш авылларыннан китерелгән кызларга бригадир идем. Экскаватор торфны җирдән чокып чыгара, без торфны кәрзиннәргә тутырабыз, иңгә күтәреп тау башынарак мендереп, киптерергә штабельләп тезәбез. Аннан кипкән торфны рәтрәт өябез. Бер рәт 2 мең кирпечтән тора. Шулай итеп, безнең бригада кызлары, үсмер җилкәләрендә ташып, бер эш көнендә 18-20 торф рәте өя иде. Юынырга мунча булмавы бик кыен иде. Якын-тирә авылларга барып, авыл кешеләреннән юынырга мунча сөйләшә идек. Бик сирәк кенә тигән ял вакытларында сазлыктан мүк җиләге җыябыз. Ә ашарга төнлә, эштән соң әзерли идек. Ерак түгел баракларда немец әсирләре яши иде. Алар да безнең кебек торф чыгару эшендә. Әсир немецларның әйткәннәре хәтеремдә: “Без – әсирләр, шуңа бу эшне башкарабыз. Ә сезне, 15-16 яшьлек кызларны, ни өчен шушындый авыр эшкә куштылар соң!?” – диләр иде. 1945 елның кара көзендә өйләргә кайтыр алдыннан безгә һәрберебезгә коры паёк таратып бирделәр. Поездда кайтканда мин шул азык-төлекне ашамыйча сакладым. Өйгә кайтсам, анда зур кайгы – Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнгән апа үлеп киткән, аның ике баласы тома ятим калганнар. Паралич суккан әтием, 6 айлык оныгы яткан бишекне аркылы тактасына җеп бәйләп селкетеп, урында ята. Шунда ук башымнан йөгереп уй үтте: “Менә кемнәр өчен саклаганмын икән азыгымны ашамыйча!”. Бик яшьсең бит, берсеннән-берсе бәләкәй ике баланы карый алмассың, дип, апа- ның балаларын балалар йортына бирергә киңәш иттеләр авылдашлар. Шул вакыттагы хәтирәләр әле дә йөрәгемне өтә. Туганнарымны балалар йортына зурәтием илтә китте. Ул бик моңсу булып кайтып керде. “Заһит туганым шинелемнең итәгенә тотынып, күзләремә карап, и-иялынды, калдырма безне монда, зурәти, дип. Шинель итәген кисеп, Заһитның кулында калдырырдай булдым, сеңлем”, – ди- де. Бик әйбәт кешеләр булып үстеләр апамның балалары. Свердловск сазлыкларында бергә торф чыгарган кызлар белән гел аралашып тордык. Очрашканда, чын фронтовикларча, бер-беребезгә “служак” дип дәшә идек,” – дип тәмамлый сүзен Сания Шәрәфетдин кызы. Сания апа Кәүсәр абый белән Яңа Бәшир авылында бик матур гомер иттеләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Авыл халкы Сания апаны уңган, бик кешелек- ле һәм итәгатьле апа итеп хәтерли.

Читайте нас: